+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Май 2025, 09:56

Башкортстанда «Санлаштыру көне» форумы узачак

Уфада 26 майда «Торатау» Конгресс-холлында «Санлаштыру көне» республика форумы старт ала.

Башкортстанда «Санлаштыру көне» форумы узачакБашкортстанда «Санлаштыру көне» форумы узачак
Башкортстанда «Санлаштыру көне» форумы узачак
Чара бизнес һәм дәүләт секторларының мәгълүмати хәвефсезлегенә, "Гадел билге" маркировкасын автоматлаштыру карарларына, ярдәм чараларына, ИТ-компанияләр арасында тәҗрибә уртаклашуга багышланачак. Форумны ИТ-компанияләр өчен уздыру «Мәгълүматлар икътисады» гомумдәүләт проекты максатларына туры килә.

- Бу - төбәкне санлы трансформацияләүнең төп мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык. Без алдынгы ИТ-компанияләр белән багланышларны югары бәялибез, чөнки нәкъ менә шундый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мәгълүмати технологияләрне үстерергә, яңа эш урыннары булдырырга һәм халкыбызның тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкин, – дип билгеләп үтте республика Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Чара Башкортстанның хакимият органнары, ИТ-компанияләр вәкилләрен, шулай ук төрле экспертларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Теркәлү һәм программа белән танышу өчен түбәндәге сылтама аша үтегез: https://aritrb.timepad.ru/event/3370814/

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас