+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Май 2025, 10:21

Санлы «Мирная» подстанциясе эшләтеп җибәрелде

Бүген, 20 майда, Уфада Русия нефть-газ химиясе форумы һәм 33нче халыкара "Газ. Нефть. Технологияләр-2025" Халыкара күргәзмәсе кысаларында Русия энергетика министры Сергей Цивилев һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа производстволарны эшләтеп җибәрүгә старт бирделәр.

Санлы «Мирная» подстанциясе эшләтеп җибәрелдеСанлы «Мирная» подстанциясе эшләтеп җибәрелде
Санлы «Мирная» подстанциясе эшләтеп җибәрелде
"Башнефть" компаниясе Краснокама районында "Мирная" санлы подстанциясен эшләтеп җибәрде. Ул 110 мең вольт (110 кВ) югары көчәнеш классындагы энергияне кабул итә, үзгәртә һәм тапшыра. Подстанция 470 чыгару скважинасын һәм биш эре җитештерү мәйданчыгын: нефть паркын, катлам басымын саклау һәм нефтьне беренчел чистарту объектларын электр белән тәэмин итәчәк.

Барлык процесслар да автоматик режимда бара. Бу эксплуатация чыгымнарын 40 проценттан артыкка киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Башнефть»нең генеральный директоры урынбасары Виктор Соловых подстанцияне реконструкцияләгәндә Русиядә җитештерелгән заманча материаллар һәм югары технологияле җиһазлар кулланылуын билгеләп үтте.

Объектларны автоматлаштыруның югары дәрәҗәсе оператив персоналга җиһазларның йөкләнешен контрольдә тотарга һәм энергия системасының эше белән реаль вакыт режимында идарә итәргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, күчерүләр белән читтән торып идарә итү мөмкинлеге нәтиҗәсендә хәвефсезлек шактый арта, чөнки объектта персонал булу таләп ителми.

«Мирная» подстанциясен яңарту Башкортстан территориясендә электр челтәрләренең санлы районын булдыру буенча «Роснефть»нең масштаблы пилот проектына старт булып тора, аңа бердәм диспетчерлык үзәгеннән идарә ителә торган берничә подстанция керәчәк.

Благовещенда «Нефтехим тәҗрибә заводы» җәмгыятенең аерымланган бүлекчәсендә нефть чыгару һәм транспортлау процесслары өчен коррозия ингибиторларын алу җайланмасы эшли башлады. Монда нефтьне транспортлау өчен реагентлар җитештереләчәк. Инвестицияләр күләме 1,2 миллиард сум дип бәяләнә.

Бүген, шулай ук, Уфа районының Шмидтово авылында, Салават районының Идрис, Юлай һәм Тирмән авылларында догазификация программасы кысаларында дүрт бүлү газүткәргече эшләтеп җибәрелде.

 

Фото: "Башинформ" агентлыгы. 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас