+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Май 2025, 16:15

Уфада «Инорс» подстанциясе ачылды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия энергетика министры Сергей Цивилев видеоэлемтә режимында яңа «Инорс» подстанциясе эшенә старт бирделәр.

Уфада «Инорс» подстанциясе ачылдыУфада «Инорс» подстанциясе ачылды
Уфада «Инорс» подстанциясе ачылды

Яңа объект Инорс бистәсендәге торак йортларны һәм социаль объектларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырачак, аның киләчәк үсеше өчен шартлар булдырачак.

Подстанция тулысынча автоматлаштырылган һәм персоналның даими булуын таләп итми. Ул Уфа трансформатор заводы җитештергән ике трансформатор белән җиһазландырылган, аларның һәрберсе 25 МВА куәтенә ия, аларны 40 МВАга кадәр арттыру мөмкинлеге бар.

Барлык комплектлаучы детальләр Русиядә җитештерелгән. Челтәргә тоташу өчен 3,2 километр озынлыктагы кабель линиясе төзелде. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме - 1 миллиард сум тирәсе.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас