Республика җитәкчесе үз чыгышында республиканың энергетика инфраструктурасын модернизацияләү турында сөйләде.
- Башкортстан энергосистемасы - илдә иң эре һәм ышанычлы эшләүчеләрнең берсе. Җитештерү һәм куллану күләме буенча без елына өч процентка кадәр тотрыклы үсәбез, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Челтәр оешмаларының инвестиция программалары кысаларында 2019 елдан республиканың электр челтәре комплексын үстерүгә 35,9 миллиард сум акча юнәлтелде. Биш яңа подстанция гамелгә кертелде, дүрт подстанция реконструкцияләнде. Бөрҗән һәм Белорет районнарының ерак территорияләрен энергия белән тәэмин итү өчен барлыгы 2 мең чакрымнан артык яңа төрле класстагы электр тапшыру линияләре төзелде.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, 2027 елга кадәр энергетика куәтләрен модернизацияләү проектларын конкурентлы сайлап алу программасы кысаларында төбәктә гомум суммасы 20 миллиард сумнан артыграк булган җиде проектны гамәлгә ашырырга планлаштыралар.
Радий Хәбиров шулай ук Русия Энергетика министрлыгы җитәкчелегенә республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Хөрмәтле Сергей Евгеньевич, республикабызның һәм барлык төбәкләрнең энергетика инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә игътибарыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Без Русия Энергетика министрлыгының бу өлкәдә комплекслы якын килүен күрәбез. Башкортстан Русия Энергетика министрлыгы программаларында һәм чараларында актив катнаша, - диде төбәк җитәкчесе. - Бүген тармак алдында энергия белән ышанычлы тәэмин итү, ил икътисадын алдан үстерү өчен тотрыклы, көндәшлеккә сәләтле энергетика системасын булдыру буенча мөһим бурычлар тора. Без республикада бу бурычларны хәл итү буенча системалы эшне дәвам итәчәкбез.
Сергей Цивилев Башкортстанның ягулык-энергетика комплексы потенциалын югары бәяләде һәм тармакны ныгыту өчен алдынгы эшләнмәләрне кертүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
- Бүген без бу көннәрдә Уфада узган Русия нефть-газ химиясе форумында катнаштык. Республика башкаласына шулкадәр төбәк һәм чит ил дәүләтләре килүе сөендерә, - диде Сергей Цивилев. - Башкортстан җитәкчелегенең фәнне үстерүгә дә игътибар бирүе сөендерә. Мондый алымның ачык мисалы – Евразия фәнни-мәгариф үзәге, без анда да булдык. Мондый мәйданчыкларның бөтен ил буйлап энергетикабызның конкурент өстенлекләрен арттыру өчен көчләрен берләштерүе мөһим.
Илнең Энергетика министрлыгы башлыгы шулай ук Уфа трансформатор заводын караудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
- Предприятие - Русия энергетикасының чын горурлыгы. Аның потенциалы әле ахырга кадәр ачылмаган дип саныйм, - дип билгеләде Сергей Цивилев. - Гомумән алганда, Башкортстан сәнәгате – дәүләтебез үсешенең стратегик бурычларын хәл итүдә таяныч.
Фото: Башкортстан Башлыгы