+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 Май 2025, 16:25

2025 ел язында Русия төбәкләрендә сәнәгать: Башкортстан алдынгылар рәтендә

Агымдагы елның язында Русия икътисады үсеше акрынайган булса да, кайбер төбәкләр, шул исәптән Башкортстан, сәнәгать тармагында ныклы позицияләрен саклый алды. Төбәк сәясәтен үстерү үзәге (ЦРРП) аналитиклары әзерләгән зур доклад сәнәгатьнең торышын тирәнтен анализлый һәм киләчәккә фаразлар бирә. Бу хисап "Росстат"ның март аена соңгы мәгълүматлары нигезендә төзелгән.

2025 ел язында Русия төбәкләрендә сәнәгать: Башкортстан алдынгылар рәтендә2025 ел язында Русия төбәкләрендә сәнәгать: Башкортстан алдынгылар рәтендә
2025 ел язында Русия төбәкләрендә сәнәгать: Башкортстан алдынгылар рәтендә

Икътисади вәзгыять
Язга таба Русия икътисады гомумән алганда тоткарланды: кредит активлыгы кимеде, халыкара билгесезлек артты, һәм сәнәгатьтә үсеш аерым тармакларда гына сакланды. Бу хәл, беренче чиратта, АКШның тариф сәясәтендәге кискен үзгәрешләр белән бәйле. Шулай ук санкцион басым һәм СВО кысаларында формалашкан яңа икътисади шартлар төбәкләргә төрлечә йогынты ясады.

Сәнәгать лидеры буларак Башкортстан
Башкортстан агымдагы елда Русия төбәкләре арасында сәнәгать сәясәтен иң нәтиҗәле тормышка ашыручы төбәк дип танылды. Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми рейтингында республика 1нче урынны алды. Бу — төбәкнең федераль органнар белән тыгыз хезмәттәшлеге, нәтиҗәле идарә итүе һәм стратегик планлаштыруы нәтиҗәсе.

Башкортстанда сәнәгать үсеше ничек барды?
Индекс үсеше:
2025 елның мартына Башкортстанда гомум сәнәгать җитештерүе индексы 0,2 процентка артты. Бу күрсәткеч Мәскәү, Татарстан һәм Санкт-Петербург кебек алдынгы төбәкләр белән бер дәрәҗәдә.

Эшкәртү сәнәгате:
Башкортстанда үсешнең төп драйверы — эшкәртү сәнәгате. Бу тармакта иң зур үсеш оборона сәнәгате, дару җитештерү, металл эшкәртү, компьютер һәм электроника өлкәләрендә күзәтелә.

Файдалы казылмалар чыгару:
2025 елның беренче кварталында Башкортстан — файдалы казылмалар табуда үсеш күрсәткән бердәнбер зур төбәк. Республикада бу күрсәткеч +1,1 процент тәшкил иткән. Калган зур төбәкләрдә — кимү күзәтелә (Санкт-Петербург — 31,1%, Дагестан — 17,1%, Татарстан — 5%).

Башкортстанның өстенлекләре нәрсәдә?
-Күпьеллык индустриаль традицияләр
- Хезмәт базарының адаптивлыгы
- Эшкәртү сәнәгатенә инвестицияләр
- Федераль үзәк белән нәтиҗәле идарә коммуникациясе
- Импортны алыштыруга юнәлеш алган тармакларны үстерү

Киләчәккә караш
Докладта күрсәтелгәнчә, сәнәгать тармагында тулы үсеш фәкать яңа инвестицияләр, оборона заказы, һәм импортны алыштыру сәясәте белән генә тәэмин ителергә мөмкин. Шулай ук СВО тәмамлану перспективалары да зур роль уйнаячак. Әмма, икътисади инерция нәтиҗәсендә, эшкәртү сәнәгатенең өстенлеге озак сакланыр дип фаразлана.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас