Русия нефть-газ химиясе форумын һәм “Газ. Нефть. Технологияләр” XXXIII халыкара махсуслашкан күргәзмәне ачу тантанасында Русиянең энергетика министры Сергей Цивилев, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Колачлы чаралар“ЭКСПО” күргәзмәләр комплексы мәйданчыкларында үтте.
Күргәзмәдә Русиянең 40 төбәгеннән 350 компания үзләренең алдынгы технологияләрен тәкъдим итте. Форум кунаклары арасында – тармакның әйдәүче экспертлары, сәнәгатьчеләр, галимнәр, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Кытай, Кыргызстан, Ливия, Алжир, Беларусь, Камерун, Иордания, Палестина һәм Куба делегацияләре.
Башкортстан Башлыгы чарада катнашучыларны һәм кунакларны нефть-газ форумы эшли башлау белән котлады, үзебезнең һәм чит ил компанияләренең, төрле дәрәҗәдәге экспертларның аңа карата зур кызыксынуын билгеләде.
– Уфага предприятиеләр җитәкчеләре, тармак экспертлары, галимнәр җыелды. Чарада Русиянең күп кенә төбәкләре, чит ил вәкилләре катнашуы шатлыклы. Без эчтәлекле һәм иҗади эш өчен тиешле шартлар булдырырга тырыштык. Нефть-газ-химия тармагы һәм энергетика – республика икътисадының нигезе. Хезмәт коллективлары эше нәтиҗәсендә предприятиеләр үсә, үз производстволарын яңарту программаларын, яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыра. Ә республика арытаба да бу эштә ярдәм итәргә әзер, – диде Радий Хәбиров.
Сергей Цивилев, үз чиратында, Русиянең нефть-газ секторын тергезүдә һәм үстерүдә республика сәнәгатенең гаять зур роль уйнавын билгеләде.
– Илнең ягулык-энергетика комплексы һәрвакыт Русия икътисадының локомотивы булды. Башкортстан – әлеге комплексның нигезен тәшкил итүчеләрнең берсе. Форумның нәкъ Уфада үтүе – төбәк сәнәгатенең югары дәрәҗәдә үсешүе хакында сөйли. Без республика халкының хезмәт казанышлары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батырлыклары белән горурланабыз, – диде Сергей Цивилев.
Тантанадан соң Радий Хәбиров мәртәбәле кунаклар белән бергә Русиянең нефть, газ һәм химия тармаклары предприятиеләре экспозицияләре, техника үрнәкләре белән танышты.
Арытаба Сергей Цивилев һәм Радий Хәбиров яңа җитештерү комплексларын эшләтеп җибәрүдә катнашты.
“Башнефть” компаниясе (“Роснефть” структурасына карый) Краснокама районында “Мирная” санлы ярдәмче станциясен сафка кертте. Ул компаниянең 470 скважинасын һәм биш эре җитештерү мәйданчыгын электр белән тәэмин итәчәк. Объектны реконструкцияләгәннән соң барлык технологик процесслар автоматик режимга күчкән, бу чыгымнарны 40 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, форум кысаларында гомум озынлыгы 23 километр булган дүрт газүткәргеч файдалануга тапшырылды. Проектларны Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы газ үткәрү социаль программасы буенча “Газпром межрегионгаз Уфа” компаниясе эшләгән. Яңа газүткәргечләр Уфа районының Шмидтово, шулай ук, Салават районының Тирмән, Юлай һәм Идрис авылларында 700дән артык йортны зәңгәр ягулыкка тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.
Объектларны эшкә кушу тантанасыннан соң Сергей Цивилев һәм Радий Хәбиров төбәкнең ягулык-энергетика секторы предприятиеләре белгечләренә Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучы Андрей Маленковка торак йортын газга тоташтыруга сертификат тапшырды.
Шул ук көнне Сергей Цивилев һәм Радий Хәбиров Уфаның Совет мәйданында булдылар. Биредә алар Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.
Журналистлар белән әңгәмәдә Русиянең энергетика министры Ватан геройлары истәлеген мәңгеләштерү һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен мемориаль комплексның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Төбәк җитәкчесе Совет мәйданыннан Башкортстан батальоннарын махсус хәрби операция зонасына озатуы һәм куелган бурычларын үтәгәннән соң хәрбиләрне шушы ук мәйданда каршы алу турында сөйләде.
Сергей Цивилев һәм Радий Хәбиров дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең Вузара студентлар кампусында булдылар.
Кампус директоры Сергей Гладких проект концепциясе һәм аның үсеш планнары турында сөйләде.
Кунаклар “Киләчәк моторлары” алдынгы инженер мәктәбенең сервоприводлар буенча лабораториясе эше белән танышты. Анда энергияне сакчыл тотыну һәм автоматлаштыру өлкәсендә тикшеренүләр алып барыла, шул исәптән нефть-газ сәнәгате өчен карарлар булдыруга юнәлтелгән робот техникасы һәм VR-кушымталар эшләү лабораториясе булдырылган.
Русиянең энергетика министры һәм Башкортстан Башлыгы студентлар белән аралашты һәм фәнни эшчәнлек белән кызыксынулары турында фикер алышты. Сөйләшү санлаштыруга, төзелештә алдынгы технологияләргә һәм яңа инженер кадрлары әзерләү мәсьәләләренә кагылды.
Сергей Цивилев ягулык-энергетика комплексы өчен белгечләр әзерләүдә комплекслы караш булырга тиешлеген ассызыклады.
– Ягулык-энергетика комплексын, санлы технологияләрне һәм ясалма интеллектны заманча төзелеш чишелешләре белән берләштерү мөһим. Нәтиҗәлелеккә бары тик шулай гына ирешеп була, – диде ул.
Шул ук көнне Радий Хәбировның Сергей Цивилев белән эшлекле очрашуы үтте. Анда энергетика инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
– Башкортстан – илнең алдынгы нефть-газ химиясе сәнәгате, машиналар эшләү, күп кенә заманча эшкәртү производстволары һәм энергетика системасы булган терәк төбәге, – диде Радий Хәбиров. – Без яңа предприятиеләр ачуны дәвам итәбез. Мисал өчен, республиканың Урал аръягында тау-баектыру сәнәгате тиз темплар белән үсешә. Бу территория электр челтәрләре инфраструктурасын яхшыртуга мохтаҗ. Шуңа күрә анда 500 кВ йөкләнешле яңа ярдәмче электр станциясе төзергә кирәк.
Сергей Цивилев төбәккә яңа тармак объектларын төзү өчен Русиянең электр энергетикасы системаларын үстерү схемасына һәм программасына гариза бирергә тәкъдим итте.
Радий Хәбиров һәм Сергей Цивилев видеоэлемтә режимында “Инорс” яңа ярдәмче станция эшенә старт бирделәр.
Яңа объект Инорс бистәсендәге торак йортларны һәм социаль объектларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырачак, аның киләчәк үсеше өчен шартлар булдырачак.
Ярдәмче станция тулысынча автоматлаштырылган. Ул Уфа трансформатор заводында җитештерелгән ике трансформатор белән җиһазландырылган, аларның һәрберсе 25 МВА егәрлегенә ия, аны 40 МВАга кадәр арттыру мөмкинлеге бар. Барлык комплектлаучы детальләр Русиядә җитештерелгән. Челтәргә тоташу өчен 3,2 километр озынлыктагы кабель линиясе сузылган. Гомум инвестицияләр күләме якынча – 1 миллиард сум.