+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 Май 2025, 13:00

Киртәләрсез үсәрлек шартлар бар

Андрей Назаров Баймак районы эшкуарлары белән очрашты.

Киртәләрсез үсәрлек шартлар барКиртәләрсез үсәрлек шартлар бар
Киртәләрсез үсәрлек шартлар бар
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Баймак районының бизнес даирәсе белән очрашу үткәрде. Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, район үсештә, әмма уртак эш таләп итә торган сораулар бар.

Ул төбәк җитәкчелегенең республика районнарында һәм шәһәрләрендә эшкуарлар белән очрашу максатларының берсе әнә шуңа бәйле, дип өстәде. Исегезгә төшерәбез, аларны даими рәвештә уздыруны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы ел башында йөкләде.

— Башта без бизнес, бигрәк тә районнарда, артык каршылыкларсыз үсәрлек шартлар булдырырга тырыштык. Республика "Инвестиция сәгате" принцибы буенча муниципалитетларда "Эшкуарлык сәгате" эшли. Баймакта, мәсәлән, 25 миллиард сумнан артык инвестицияле 67 проект каралган. Без сездә МСП санының бер ел эчендә 3 процентка үсүен дә күрәбез, бу монда бизнеска уңайлы булуы турында сөйли. Моннан тыш, грантлар, субсидияләр алучылар да бар. Әмма тагын да күбрәк була алыр иде, монда сезнең яктан активлык күбрәк кирәк,—дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр катнашучыларга.

Баймак районында 1268 кече эшкуарлык субъекты теркәлгән (ел башыннан +49). Төп өлкә — сәүдә. Барлык эшкуарларның биштән бер өлеше диярлек авыл хуҗалыгында мәшгуль. Эшкәртү производстволарына 9 проценттан артык туры килә. Үзмәшгульләр саны 376 кешегә арткан. Туризм өлкәсендә 15 кече эшкуарлык субъекты эшли.

Эшкуарларның Хөкүмәт әгъзаларына сораулары җир рәсмиләштерүгә, юл буе сервисы һәм агач эшкәртү, юлларны ремонтлау, төзекләндерү буенча дәүләт программаларында катнашуга кагылды.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26820/

Фото: pravitelstvorb.ru/


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас