+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Май 2025, 16:56

Башкортстанда эшкуарлык атналыгы башланды

Бүген Башкортстанда эшкуарлык атналыгы башланды. Традиция буенча, форум төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко, республиканың бизнеска ярдәм инфраструктурасы вәкилләре һәм эшлекле даирә катнашлыгында ачылды. Очрашуда катнашучылар эшкуарлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, шулай ук алдагы атнага чаралар программасы турында фикер алышты.

Башкортстанда эшкуарлык атналыгы башландыБашкортстанда эшкуарлык атналыгы башланды
Башкортстанда эшкуарлык атналыгы башланды

Көн дәвамында Евразия НОЦ йортында «Бизнес-уңыш» премиясенең төбәк этабы узды. Быел кече һәм урта эшкуарлык субъектлары конкурска 100дән артык гариза биргән. Читтән торып сайлап алу нәтиҗәләре буенча 20 конкурсант бүген премиянең төбәк финалында үз проектларын яклады, ә аларның 9ы җиңүче булды һәм Мәскәүдә федераль этапта Башкортстан исеменнән чыгыш ясаячак.

«Торатау» Конгресс-холлында Иҗтимагый эксперт советы утырышы узды. Экспертлар һәм Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе вәкилләре намуссыз бүлгәләнүне ачыклау критерийлары, хәвефләрне минимальләштерү инструментлары һәм гаилә бизнесын оештыру үзенчәлекләре турында сөйләде.

Утырышта, шулай ук, Уфа эшкуарлар берлеге, республиканың Мәгълүмати технологияләрне үстерү ассоциациясе һәм Башкортстан дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгы ярдәмендә бизнесны санлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас