+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Май 2025, 13:50

Эшкуарлык атнасының беренче көне ничек үтте?

Уфаның «Колизео» Тинькофф-холл концертлар залы мәйданчыгында Эшкуарлык атнасының беренче көне кысаларында «И поет мне в землянке гармонь...» дип аталган хәйрия кичәсе узды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган бу чарада Башкортстан Хөкүмәте җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эшлекле һәм бизнес даирә вәкилләре катнашты.

Эшкуарлык атнасының беренче көне ничек үтте?Эшкуарлык атнасының беренче көне ничек үтте?
Эшкуарлык атнасының беренче көне ничек үтте?

Сәламләү сүзендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, ил өчен кискен мизгелләрдә төбәк халкы үз Ватанын саклауга күтәрелгән. Бөек Ватан сугышы барышында 229 Башкортстан кешесе Советлар Союзы Герое булды, 6сы соңыннан "Русия Федерациясе Герое" исеменә лаек булды, ә 47се Дан орденнарының тулы кавалеры булды.

– Безнең көннәрдә махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен 13 якташыбыз "Русия Герое" исеменә лаек булды, – дип өстәде Андрей Назаров.

Чыгышының азагында Андрей Назаров хәйрия музыкаль кичәсендә катнашучыларны Русия эшкуарлары көне белән котлады, уңышлар һәм яңа проектларның гамәлгә ашырылуын теләде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас