+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
3 июнь 2025, 10:00
Эшкуарлык өлкәсендә хәлләр ничек?
Кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге Хөкүмәт утырышында төбәктә эшкуарлык өлкәсен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Эшкуарлык өлкәсендә хәлләр ничек?
- Кече һәм урта бизнес ил икътисадының биштән бер өлешен формалаштыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанның тулай төбәк продуктында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 28,5 процент тәшкил итә, бу Русиядәге уртача дәрәҗәдән бераз югарырак һәм безгә Идел буе федераль округының лидер-төбәкләре бишлегенә керергә мөмкинлек бирә, – дип сөйләде Андрей Назаров.
Премьер ассызыклаганча, узган елда "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты тәмамланды. Узган 6 елда аның төп бурычлары үтәлде. Кече һәм урта бизнес секторында мәшгульлек күрсәткече арттырып үтәлгән. Безнең республика өчен аның максатлы күрсәткече 494,5 мең кеше тәшкил иткән иде. Асылда исә кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр саны 620 мең кешедән артып киткән, бу планлы күрсәткечтән чиреккә диярлек артык.
Төбәктә эшкуарлык өлкәсе үсеше турында эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко сөйләде.
– Бүген республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 146 меңнән артып китә, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 4,3 процентка күбрәк һәм югары Русия күрсәткечләренә туры килә. Шулай ук үзмәшгуль гражданнар саны артты, алар 290 меңнән артык кеше тәшкил итте — бер ел эчендә үсеш 36 процент, – дип билгеләде Зөһрә Гордиенко.
Бу хакта тулырак:
https://pravitelstvorb.ru/news/26889/
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"