+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 июнь 2025, 11:30

Алтайда Башкортстанның икътисади һәм туристлык потенциалы тәкъдим ителде

Таулы Алтайда "Амза" агропаркы мәйданчыгында Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы рәсми делегациясенең Алтай Республикасына сәфәре кысаларында ике төбәкнең икътисади һәм туристлык потенциалы тәкъдим ителде. Башкортстан Премьер-министры билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Алтай һәм Башкортстанның үзара хезмәттәшлеге актив үсә.

Алтайда Башкортстанның икътисади һәм туристлык потенциалы тәкъдим ителдеАлтайда Башкортстанның икътисади һәм туристлык потенциалы тәкъдим ителде
Алтайда Башкортстанның икътисади һәм туристлык потенциалы тәкъдим ителде

- 2024 елның ноябрендә без хезмәттәшлегебезгә яңа этәргеч бирдек. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Алтай Республикасы башлыгы Андрей Турчак очрашуы кысаларында яңа килешү кабул ителде. Әлеге документ базасында без төбәкара багланышларны үстерүнең юл картасына кул куярга планлаштырабыз, ул безгә уртак проектларны һәм башлангычларны нәтиҗәлерәк гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк, - диде Андрей Назаров.

Бүген Башкортстан - Русиянең әйдәүче, икътисади яктан көчле һәм динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе. Эшлекле мохит сыйфаты һәм эшкуарлык эшчәнлеге уңайлылыгы буенча республика Русия Федерациясе субъектларының беренче бишлегенә керә. Төбәк алгарышлы үсеш территорияләре саны буенча алда бара, ә «Алга» махсус икътисади зонасы резидентларны җәлеп итү һәм беренче производстволарны ачу темплары буенча федераль дәрәҗәдә берничә тапкыр билгеләп үтелде. Шулай ук Башкортстан территориясендә 12 индустриаль һәм 19 технопарк бар.

Тәкъдим итү азагында Алтай Республикасы предприятиеләрен төбәкара сәнәгать кластерына, Идел буе федераль округының җиһаз кластерына, балалар товарлары һәм уенчыклар җитештерүчеләр кластерына һәм җиңел сәнәгать кластерына кертү турында, шулай ук туристлык өлкәсендә уртак хезмәттәшлек турында 16 килешү имзаланды.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас