Төбәктә бердәнбер шундый производство сәгатенә 300 килограммга кадәр әзер җепсел чыгара.
Исегезгә төшерәбез, башлангычны Радий Хәбировка 2025 елның апрелендә Республика йортында узган «Инвестсәгать»тә тәкъдим иттеләр. Проект өстенлекле статус алды.
Предприятие чәчүдән алып киндерне тирәнтен эшкәртүгә кадәр бөтен циклны колачлый. 2025 елда техник культура чәчелгән мәйдан 1 мең гектардан артып киткән. Хуҗалык шулай ук орлыкчылык статусына ия һәм үзен элиталы орлыклар белән тәэмин итә.
Заводта заманча җиһазлар урнаштырганнар. Икенче линияне эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә җитештерү калдыксыз диярлек эшли.
Предприятиедә җепселләрне җылыткычларга, тукылмаган материалларга, кәгазьгә, шулай ук төзелеш өчен акустик панельләргә эшкәртәләр. Җитештерүче шулай ук Кытай, Беларусь, Үзбәкстанда кулланучылар белән эшли.
Төбәк Башлыгы җитештерү линияләрен карады һәм әзер продукция белән танышты.