+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 июнь 2025, 13:00

Дума депутаты Башкортстан стендын бәяләде

Башкортстан павильоны күргәзмәдә иң биек экспозиция булды.

Дума депутаты Башкортстан стендын бәяләдеДума депутаты Башкортстан стендын бәяләде
Дума депутаты Башкортстан стендын бәяләде
Бүген Петербургта халыкара икътисади форум эшли башлады. Башкортстан делегациясенең планнарында - гомум суммасы 100 млрд сумга якын 30 килешү төзү. Моннан тыш, катнашучы төбәкләр күргәзмәдә үз казанышларын тәкъдим итә. Башкортстан стендында булганнан соң Дәүләт думасы депутаты Владислав Даванков үз тәэссоратлары белән уртаклашты.

“Башкортстан стендын хәтта стенд дип атап та булмый - бу чын шәһәр, ул төбәкнең бөтен сәнәгать куәтен күрсәтә. Күпләр Башкортстанны гүзәл табигатьле кунакчыл төбәк буларак беләләр, бу шулай ук илнең көчле икътисади һәм мәдәни кластеры. Без Башкортстанның ПМЭФ үсешенә керткән өлешен югары бәялибез, анда республика һәрвакыт үзенең уңышлары һәм креативлыгы белән аерылып тора”, - диде сәясәтче.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас