+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 июнь 2025, 13:55

Башкортстан интеллектуаль милек өлкәсен актив үстерәчәк

19 июньдә XXVIII Петербург Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников һәм Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Юрий Зубов интеллектуаль милек өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзаладылар.

Башкортстан интеллектуаль милек өлкәсен актив үстерәчәкБашкортстан интеллектуаль милек өлкәсен актив үстерәчәк
Башкортстан интеллектуаль милек өлкәсен актив үстерәчәк
Документ Башкортстанда интеллектуаль милек өлкәсендә уртак эшнең төп юнәлешләрен билгели. Өстенлектә - дәүләт программаларын һәм үсеш институтларын да кертеп, интеллектуаль милек һәм инновацион эшчәнлек инфраструктурасын үстерү һәм аңа ярдәм итү. Моннан тыш, төбәк брендларын үстерүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла.

Башкортстан Башлыгы илнең Икътисади үсеш министрлыгы һәм “Роспатент” белән нәтиҗәле хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.

- Продуктларның киң номенклатурасына интеллектуаль милек тә кагыла. Мәсәлән, без актив үстерә торган креатив икътисад өлкәсендә, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә федераль ярдәм Башкортстанның уникаль казанышларын яклауга һәм алга җибәрүгә системалы якын килүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

“Роспатент” җитәкчесе Юрий Зубов төбәкләр белән эш юнәлешләре турында җентекләбрәк сөйләде.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас