Томск өлкәсе - фәнни-техник эшләнмәләр һәм инновацияләр өлкәсендә әйдәүче төбәкләрнең берсе. Килешү ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүне, югары технологияле тармакларда уртак проектларны гамәлгә ашыруны, сәнәгать кооперациясе, санлаштыру, агросәнәгать комплексы өлкәсендәге хезмәттәшлекне, югары технологияле тармаклар өчен кадрлар әзерләүне күздә тота.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Радий Хәбиров Томск өлкәсен иң көчле фәнни үзәк дип атады.
- Безне фәнни-технологик үсеш белән бәйле бөтен нәрсә кызыксындыра. Без төбәкләребез арасындагы элемтәләрне киңрәк үстерергә килештек, - диде Радий Хәбиров.
Владимир Мазур билгеләп үткәнчә, Томск өлкәсе Башкортстан белән күп нәрсәне икътисади мәсьәләләр өлешендә бәйли, шул исәптән ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә дә хезмәттәшлек үсәчәк.
Фото: glavarb.ru