+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 июнь 2025, 11:30

Күпер вакытында төзеләчәк

19 июньдә XХVIII Петербург Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Мостострой-11" предприятиесе генеральный директоры ("Нацпроектстрой" компанияләр төркеменә керә) Николай Руссу белән очрашты.

Күпер вакытында төзеләчәкКүпер вакытында төзеләчәк
Күпер вакытында төзеләчәк
Көн тәртибендә - республика белән хезмәттәшлек һәм эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре.

Төбәк җитәкчесе «Мостостой-11» коллективына Стәрлетамакта Агыйдел аша автомобиль күперен реконструкцияләү кысаларында башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде. Объект Башкортстанның транспорт системасын үстерү дәүләт программасы буенча яңартыла. Проектның гомум бәясе - 3,3 млрд сум. Эшләрне 2026 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

– Мин даими рәвештә Стәрлетамакка барам һәм сезнең эш темпларыгыз бик яхшы дип әйтә алам, - диде Радий Хәбиров.

«Мостострой-11»ның генеральный директоры күперне реконструкцияләү графигының үтәлешенә ышаныч белдерде.

- Без Русиянең күп кенә төбәкләрендә – Сахалиннан Санкт-Петербургка кадәр эшлибез. Башкортстан территориясендә дә проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе бар, - диде Николай Руссу. - Стәрлетамактагы объектны без билгеләнгән вакытта тапшырырга ниятлибез. Шул ук вакытта эшләрне тизләтү мөмкинлекләрен карыйбыз.

Фото:пресс-служба Главы Башкирии

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас