+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 июнь 2025, 08:40

Радий Хәбиров форумга Башкортстан делегациясен җитәкләде

18-21 июньдә узучы XXVIII Петербург Халыкара икътисади форумына (ПМЭФ) республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанның рәсми делегациясен җитәкләде.

Радий Хәбиров форумга Башкортстан делегациясен җитәкләдеРадий Хәбиров форумга Башкортстан делегациясен җитәкләде
Радий Хәбиров форумга Башкортстан делегациясен җитәкләде

Делегация программасында - эшлекле очрашулар, панель сессияләре, илнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча дискуссияләрдә катнашу.

ПМЭФ мәйданчыгында төп вакыйгаларның берсе былтыр Русия төбәкләрендә инвестицион климат торышы рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итү булачак. Исегезгә төшерәбез: 2023 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан анда өченче урынны яулады.

Эшлекле программа кысаларында Радий Хәбиров Русия төбәкләре җитәкчеләре, дустанә дәүләтләр вәкилләре, илебез һәм чит ил компанияләре менеджерлары белән очрашачак, шулай ук берничә стратегик килешүне имзалауда катнашачак.

- Традиция буенча, эш программасы бик бай. Күпсанлы инвесторлар белән логистика, авыл хуҗалыгы, башка тармаклар өлкәсендә сөйләшүләр планлаштырылган. Бу - сәфәр кысаларында куйган төп бурычларның берсе. Әлбәттә, Башкортстанның потенциалын иң югары дәрәҗәдә тәкъдим итәргә телибез, - диде төбәк җитәкчесе ПМЭФ мәйданчыгында. - Бу юнәлештә эшебезнең нәтиҗәлелеген аңлау өчен инвестклимат торышы рейтингы нәтиҗәләрен дә көтәбез.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас