+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 июнь 2025, 10:35

Радий Хәбиров Олег Казанов белән очрашты

19 июньдә XXVIII Петербург Халыкара икътисади форумы кырларында республика Башлыгы Радий Хәбиров Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (“Роснедра”) җитәкчесе Олег Казанов белән очрашты. Яклар Башкортстанда “ГеоВызов” III Халыкара геология чемпионатын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Радий Хәбиров Олег Казанов белән очраштыРадий Хәбиров Олег Казанов белән очрашты
Радий Хәбиров Олег Казанов белән очрашты
Олег Казанов чараны 2025 елның сентябрендә уздырырга планлаштыруларын билгеләп үтте. Анда Русиянең 17 төбәгеннән һәм дөньяның 14 иленнән барлыгы 250 кеше катнашчак.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстан «ГеоВызов» Халыкара геология чемпионатын уздыруның даими мәйданчыгы булырга әзер. Төбәк җитәкчесе чараны Уфаның вузара студентлар кампусында тантаналы рәвештә ачып җибәрергә тәкъдим итте.

Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы очрашуның төп нәтиҗәләре турында сөйләде.

- Төп мәсьәлә - алтын чыгару буенча лицензия бирүгә салынган мораторийлар мәсьәләсен башкачарак хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә “Роснедра” җитәкчесе белән килештек, июльдә ул республикага киләчәк һәм профильле киңәшмә уздырачак. Иң мөһиме - безне ишеттеләр: без алтын чыгаруның алдагы тәҗрибәсе варвар ысулы белән кабул ителде, дип аңлаттык, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Без шулай ук республикада даими рәвештә геологик разведка үткәрелергә тиешлеге турында фикер алыштык. Болар - федераль тарих, федераль финанслау. Һәм без Башкортстан "ГеоВызов" олимпиадасын даими үткәрүнең төп мәйданчыгы булачак дип килештек диярлек. Бу бик шәп, чөнки республиканың цивилизацияле геологик разведка һәм җир асты байлыкларын эшкәртү өлкәсендә зур компетенцияләре бар.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас