

«Янбай» компаниясе генеральный директоры Ольга Кузнецова Дуван районында ел әйләнәсе эшли торган глэмпинг-парк булдыру проектын тәкъдим итте. Инвестор Янбай үзәне янындагы территориядә кунак йортлары, ресторан, мунча комплексы һәм спорт-турист базасы урнаштырырга планлаштыра.
Агыйделдә трактор техникасы җитештерү комплексын төзү планнары турында «Климат МАСТЕР» компаниясе директоры урынбасары Салават Насертдинов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, коллектив биналар һәм инженерлык челтәрләре төзү һәм монтажлауда махсуслашкан. Предприятиенең гамәлдәге мәйданчыгы Нефтекамада урнашкан.
«АВТОСТРОЙ» компаниясе директоры Юныс Әбүзәров Иглин авылында күпфункцияле сервис комплексы төзү проектын тәкъдим итте. 1 мең квадрат метрлы мәйданлы бинада кафе, кибет һәм автомойка урнаштырырга планлаштыралар. Бу 24 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Авыргазы районында «Горизонт» компаниясе директоры Роберт Мөхәммәтҗанов «Берлога» туристлык базасын булдыру планнары турында сөйләде. Инвестор торак модульләре, кафе, мунча, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзелешенә 21 миллион сум юнәлтергә планлаштыра.
«Технопарк АТ-СТ» компаниясен гамәлгә куючы Ирек Кандаров газ турбиналы двигательләр өчен детальләр җитештерү проектын тәкъдим итте. Аны «Благовещенск» алгарышлы үсеш территориясендә оештырырга планлаштыралар.
Проектлар өстенлекле статус алды.
Фото: glavarb.ru