+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 июль 2025, 14:56

Мөһим килешүләргә кул куелды

Бүген Екатеринбургта «Иннопром-2025» халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Мөһим килешүләргә кул куелдыМөһим килешүләргә кул куелды
Мөһим килешүләргә кул куелды

Документ сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүне күздә тота. Радий Хәбиров Киров өлкәсе делегациясен республикага эш визиты белән килергә чакырды. Александр Соколов, үз чиратында, Башкортстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

Кунаклар шулай ук республика стендын карадылар, анда авиация двигательләре һәм пилотсыз техника модельләре, машина төзелеше һәм химия продукциясе белән таныштылар. Киров өлкәсе экспозициясендә булганда, Радий Хәбиров һәм Александр Соколов җитештерү өлкәсендәге багланышлар турында фикер алыштылар. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек кысаларында беренче чиратта бизнес-миссияләр алмашу булачак.

Халыкара күргәзмәсенең икенче көнендә сәнәгать өлкәсендә берничә мөһим килешү төзеде. Төбәк хөкүмәте ягыннан документларга Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров кул куйды.

- Башкортстан көчле сәнәгать потенциалына ия. Безнең предприятиеләр инде озак еллар Русия сәнәгатенең төп тармаклары өчен продукция җитештерәләр. Бүген Нефть һәм газ, радиоэлектроника һәм машина төзелеше өлкәсендәге яңа производстволар һәм модернизацияләү турында 5,5 миллиард сумга килештек, – дип билгеләде Премьер-министр.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас