+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 июль 2025, 08:40

Ясалма интелект ярдәмгә килә

«Госуслуги Биометрия» мобиль кушымтасына кулланучыларга биометрияне онлайн-теркәү узарга ярдәм итәчәк ясалма интеллект-ассистент керттеләр. Аны биометрик технологияләр үзәгендә эшләгәннәр.

Ясалма интеллект реаль вакыт режимында видео агымны анализлый һәм кулланучыга киңәшләр бирә: мәсәлән, җитәрлек яктылык булмау, кадрда чит кешеләр булу турында кисәтә, йөзнең торышын төзәтә, төшерү өчен оптималь ракурс һәм процедураны уңышлы тәмамлау өчен башка ярдәмче гамәлләр тәкъдим итә.

- Соңгы 2 елда без 14 яңа биометрик сервис эшләтеп җибәрдек. Киләсе адым - биометрияне теркәү процессын максималь гадиләштерү һәм тизләтү. Бу бурычны теркәү процедурасында ясалма интеллект технологияләрен куллану хисабына хәл итәбез. Биометрия ирекле. Барлык кулланучылар сценарийларында ул хезмәтләр алуның өстәмә ысулы буларак чыгыш ясый, - диде вице-премьер, Русия Хөкүмәте Аппараты башлыгы Дмитрий Григоренко.

Исегезгә төшерәбез, бердәм биометрик система - дәүләт мәгълүмат платформасы. Аның базасында төрле хезмәтләр күрсәтелә. Алар арасында - сатып алуларга контактсыз түләү, транспортта йөрү, бизнесны дистанцион ачу, МФЦда хезмәт күрсәтү. Системаның һәр кулланучысы үз мәгълүматлары белән мөстәкыйль идарә итә. Дәүләт хезмәтләрендә биометриянең гамәлдә булу вакытын тикшерергә яки аны эшкәртүгә ризалыкны кире алырга мөмкин.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас