+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 июль 2025, 11:15

Хезмәттәшлек офыклары киңәя

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Уфада республиканың тышкы эшләр министры урынбасары Олимжон Абдуллаев җитәкләгән Үзбәкстан делегациясе белән очрашты.

Хезмәттәшлек офыклары киңәяХезмәттәшлек офыклары киңәя
Хезмәттәшлек офыклары киңәя
Яклар халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты.

Радий Хәбиров сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенең мөһим юнәлеше һәм Үзбәкстанны төбәкнең стратегик партнерларының берсе дип атады. Бүгенге көнгә 14 төбәкара һәм ведомствоара килешү имзаланган, Ташкентта даими вәкиллек ачылган.

"Хәзер 2024-26 елларга Башкортстан һәм Үзбәкстан сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең юл картасы эштә. Чараларның бер өлешен гамәлгә ашырдык инде, ә бер өлешен актуальләштерергә кирәк. Бу документның яңартылган редакциясен әзерлибез", - дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Уртак эшнең бер юнәлеше - хезмәт миграциясе мәсьәләләре. 2024 елда гына да Башкортстанга башка дәүләтләрдән 160 меңнән артык кеше килде, шуларның дүрттән бере — Үзбәкстаннан.

Быел Башкортстанда эшкә рәсмиләштерелгән 18 мең патентның 75 процентын Үзбәкстан гражданнары алган.

"Без сезгә чит ил эшче көчен җәлеп итәргә ниятләгән эш бирүчеләр исемлеген формалаштырдык һәм җибәрдек. Русия законнары нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәгән очракта, гражданнарыгызны эшкә урнаштыруда алга таба да ярдәм итәргә әзер, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы. - Бу безнең мәнфәгатьләрдә дә. Башкортстаннан чыккан 30 меңнән артык кеше нәкъ менә Үзбәкстанда яши. Әлбәттә, без аларның лаеклы шартларда яшәве һәм эшләве белән кызыксынабыз".

Үз чиратында Олимжон Абдуллаев Башкортстан белән уңышлы хезмәттәшлек итүен, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыруның югары потенциалын билгеләп үтте.

«Безнең үзара мөнәсәбәтләрнең күптәнге тарихы бар, һәм алар тышкы йогынтыларга бирешмәгән. Безнең традицияләребез, гореф- гадәтләребез, мәдәниятебез, динебез охшаш, - диде Олимжон Абдуллаев. - Үзбәкстан тәртипле, имин һәм көйләнә торган миграция өчен эзлекле рәвештә чыгыш ясый. Без Башкортстанда ватандашларыбызны легаль эшкә урнаштыру өчен тудырылган шартларны югары бәялибез".

Олимжон Абдуллаев ассызыклаганча, Үзбәкстан төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксына. Алар арасында-икътисади багланышлар, инвестицион һәм гуманитар проектлар, мәдәни-фәнни алмашу. Ике республиканың потенциалы зур һәм аны үстерергә кирәк, дип өстәде ул һәм бүгенге очрашу ике яклы мөнәсәбәтләргә өстәмә этәргеч бирер, хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ачар дигән ышаныч белдерде.

Очрашу ахырында Радий Хәбиров Уфаның көрәш сараенда Башкортстан һәм Үзбәкстанның яшь спортчылары арасында милли көрәш буенча дусларча турнир оештырырга тәкъдим итте.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас