+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 Июля 2025, 10:08

Тагын 100 ел яшә!

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булачак мотор төзүчеләргә “Вакыт капсуласы” салу тантанасында катнашты.

Тагын 100 ел яшә!Тагын 100 ел яшә!
Тагын 100 ел яшә!
Чара “ОДК-УМПО” җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында узды.

50 елдан соң ачылачак "Вакыт капсуласын" тутыкмый торган корычтан ясаганнар. Аңа предприятиенең традицияләрен һәм кыйммәтләрен чагылдыручы ядкәрләр салынган. Алар арасында – киләчәк буыннарга хат, республикада авиация двигателен төзү тармагы барлыкка килү тарихы турында очерклар китабы, «Моторостроитель» гәзитенең махсус юбилей саны, завод эшчеләре балаларының рәсемнәре һәм башкалар.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Башкортстан Башлыгы завод эшчеләренә һәм ветераннарына һөнәри осталык һәм эшкә тугрылык өчен рәхмәт белдерде.

– Башкортстан сәнәгатенең горурлыгы – ОДК-УМПОны бер гасырлык юбилее белән котлыйм, – диде Радий Хәбиров. – Без бүген капсула салабыз, анда киләчәк буыннар өчен предприятиенең ничек үсүе, завод эшчеләренең күп буыннары Ватаныбыз хакына нинди хезмәт батырлыклары күрсәтүе, шулай ук берләшмәнең бүген ничек яшәве, дөнья дәрәҗәсендәге әйдәп баручы моторлар төзү предприятиесенә әверелүе турында мәгълүмат булачак. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим, ә заводка – узган 100 ел дәвамындагы кебек, һәрвакыт алга барырга.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте 
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас