Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Мәскәү – Казан тизйөрешле автомобиль юлын дәүләт башлыгы кушуы буенча Екатеринбургка кадәр озайттылар. Дүртөйледән алып Ачитка кадәр юл йөрү өчен контактсыз түләү системасы белән 275 чакрым озынлыктагы заманча дүрт полосалы трасса төзү әлеге масштаблы проектның бер өлеше булды. Шуның 205 чакрымы Башкортстан территориясеннән уза.
Русия Президенты халыкны истәлекле вакыйга белән котлады, шулай ук төбәкләрнең идарә итү командаларына һәм юлчыларга федераль автомобиль юлының яңа участогын төзү буенча нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Юл М‑12 «Восток» трассасының мөһим өлеше булачак. Аны сафка бастыру белән Санкт-Петербург һәм Мәскәүне Русиянең алдынгы фәнни, сәнәгать һәм мәдәни үзәге булган Урал башкаласы Екатеринбург белән заманча автомагистральләр тоташтырачак. Трассаның бөтен буенда бер светофорсыз тизйөрешле хәрәкәт оештырылган, шуның нәтиҗәсендә Екатеринбургтан Мәскәүгә бару вакыты ике тапкыр диярлек кыскарачак, - дип билгеләде Владимир Путин. - Автотранспортта йөрү нәтиҗәдә уңайлырак һәм хәвефсезрәк булачак, пассажирлар һәм йөкләр саны артачак, бу эчке туризм үсешенә яхшы этәргеч булачак, илебезнең табигый һәм мәдәни истәлекле урыннары гражданнар өчен уңайлырак булачак.
Дәүләт башлыгы ассызыклавынча, М-12 «Восток» федераль трассасы уза торган төбәкләр, шул исәптән Башкортстан да, уңай социаль-икътисади импульс алачак.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, автомобиль юлы төзелеше «Русия» маршрутын булдыру кысаларында дәвам итәчәк һәм киләчәктә аны мөһим транспорт коридорларын тоташтыруны планлаштыралар.
– Юл төзүчеләр әйбәт темпка иреште, барлык объектларны да вакытында тапшыралар, кайчакта хәтта алдан да, – диде Марат Хөснуллин. - Кыенлыкларга карамастан, бездә финанслауның барлык күләмнәре сакланган, үз көчебезне һәм ресурсларыбызны планлаштыра алабыз. Бу эштә катнашкан һәркемгә - батырлык күрсәткән төзүчеләргә, әлбәттә, зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
«Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко билгеләп үтүенчә, трассаны төзегәндә заманча технологияләр һәм эшне оста оештыру кулланылган, бу объектны төзү вакытын кыскартырга һәм аның бәясен киметергә мөмкинлек биргән.
– Юл төзүчеләр алдында торган барлык бурычларны үз вакытында һәм илебез таләп иткән сыйфат белән үтибез, – дип ассызыклады Вячеслав Петушенко. - Бу, мөгаен, грунт-геология, һава торышы-климат шартлары ягыннан иң катлаулы объектларның берсе булгандыр, әмма без булдыра алдык. Иң мөһиме, проектлаучылар, төзүчеләр бүген бөтенләй башка үлчәмдә яши. Әгәр дә без бу юлны иске классик схема буенча төзесәк, ул 50 миллиард сумга диярлек кыйммәтрәк булыр иде. Ә без биредә булган һәр туфрак кубын, яңа технологияләр кулландык, алар срокларны кыскартырга һәм бюджет акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирде.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында Русия Президентына республика үсешенә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде, шулай ук «Автодор» компаниясе белән М-12 трассасы участогын төзү буенча нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте.
– Юл нигездә республикабызның авыл районнары аша уза. Ул әлеге территорияләрнең икътисады үсешенең драйверы булачак, - диде Радий Хәбиров. - Бүген «Автодор»га рәхмәт белдерергә теләдем, чөнки монда заманча технологияләр дә кулланылды, көйле, командалы эш башкарылды. Хөрмәтле Владимир Владимирович, тагын бер кат барлык халык исеменнән зур рәхмәт. Безнең алда планнарыбыз күп, һәм ярдәмегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт.
Дәүләт башлыгы республика планнарының уңышлы тормышка ашырылуына ышаныч белдерде.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Дүртөйле – Ачит трассасының республика участогын төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм юлчыларга Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фото: Башкортстан Башлыгы