-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 июль 2025, 18:15

Яңа юл яңа мөмкинлекләр ача

Кичә Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында М-12 «Восток» федераль трассасының Дүртөйле - Ачит участогында хәрәкәткә старт бирде. Ачылу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Яңа юл яңа мөмкинлекләр ача
Яңа юл яңа мөмкинлекләр ача
Трасса участогының гомум озынлыгы - 275 км, шулардан 140 км Башкортстанның Дүртөйле, Борай һәм Тәтешле районнары территориясе аша уза. Бу вакыйганы «Кызыл таң»га Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасаы Эдуард Каһарманов шәрехләде.

- Дүртөйле районы Удмуртия, Пермь крае, Самара өлкәсе юллары чатында урнашкан. Хәзер Мәскәү - Екатеринбург юлы да безнең район аша үтәчәк. Дүртөйле -Ачит юлына Дүртөйледә старт бирелде. Бу хакта Президент Владимир Путин да әйтеп узды. Дүртөйле белән Борайны тоташтыручы яңа күпер дә сафка басты. Бу юл Татарстан һәм Үзәк Русия төбәкләренә киртәләрсез барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук, яңа туристик маршрутлар ачарга мөмкин булачак. Дүртөйле Агыйдел елгасында урнашкан, республика халкы һәм кунаклары әлеге юлдан бирегә тиз килеп җитә алачак. Юл икътисади, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, башка төбәкләр белән хезмәттәшлек итүдә дә зур ярдәм булачак. Юл безгә логистиканы үстерергә, кыска вакыт эчендә төрле продукция, товарлар китерергә мөмкинлек бирәчәк, төбәккә инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, Русия икътисады үсешенә җитди этәргеч бирәчәк. Кыскасы, яңа юл район һәм республика өчен яңа мөмкинлекләр ача, - диде ул.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас