+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 июль 2025, 14:03

УМПО хезмәткәрләренә - яңа фатирлар!

Бүген, 18 июльдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Ростех" дәүләт корпорациясе генеральный директоры Сергей Чемезов «ОДК-УМПО» җәмгыятенең беренче аренда йортын ачу тантанасында катнаштылар. Ул предприятиенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.

УМПО хезмәткәрләренә - яңа фатирлар!УМПО хезмәткәрләренә - яңа фатирлар!
УМПО хезмәткәрләренә - яңа фатирлар!
Тантанада шулай ук "Ростех" дәүләт корпорациясенең авиация кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков, «Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе» генеральный директоры Александр Грачев, "Ростех" дәүләт корпорациясенең «Радиоэлектрон технологияләр» концерны генеральный директоры Александр Пан, "Ростех" дәүләт корпорациясенең «Рособоронэкспорт» компаниясе генеральный директоры Александр Михеев катнаштылар.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Башкортстан Башлыгы ОДК-УМПОның югары социаль җаваплылыгын билгеләп үтте.

- Бу - Башкортстанда беренче аренда йорты. Анда чын хезмәт ияләре яшәячәк. "Ростех" дәүләт корпорациясенә хезмәткәрләр турында шулай кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәм. Үз чиратында республика да предприятиегә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, шул исәптән мондый социаль проектларда да, - диде Радий Хәбиров. – Бу искиткеч йортта яшәүчеләргә тынычлык һәм гаиләләрендә чәчәк ату, күбрәк балалар һәм хезмәттә уңышлар телим. Без Уфа шәһәр хакимияте белән бергә шәһәрнең бу микрорайонын алга таба да үстерәчәкбез, кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырачакбыз.

"Ростех" дәүләт корпорациясе генеральный директоры берләшмә хезмәткәрләрен истәлекле вакыйга белән котлады һәм ОДК-УМПО идарә итү командасына корпоратив торак программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.

- Проект чыннан да бик кызыклы. Һәм безнең корпорациядә мондый тәҗрибә бар инде – беренче аренда йортын без Яр Чаллыда «КамАЗ» хезмәткәрләре өчен төзедек, - дип билгеләде Сергей Чемезов. - УМПО - "Ростех" составына кергән иң эре предприятиеләрнең берсе. Берләшмәдә 26 меңгә якын хезмәткәр эшли. Иң эре эш бирүчеләрнең берсе буларак, безнең бурыч – аларны лаеклы һәм кызыклы эш, шулай ук социаль ярдәм чаралары, шул исәптән уңайлы торак шартлары белән тәэмин итү. "Ростех" киләчәктә дә бу юнәлештә эшләргә әзер. 2024 елда дәүләт корпорациясенең социаль характердагы чыгымнары 23 млрд сумнан артып китте – торакка, туклануга, ял итүгә һәм медицина ярдәменә. Ә инде быел алар 30 млрд сумга кадәр үсәчәк.

Радий Хәбиров, Сергей Чемезов һәм Анатолий Сердюков беренче йортка күчүчеләргә ачкычлар тапшырдылар. Алар арасында Татьяна һәм Азат Кондузбаевларның күп балалы гаиләсе дә бар. Ир белән хатын ике ул һәм бер кыз тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы станокларны һәм манипуляторларны көйләүче булып эшли. Хәзер алар иркен өч бүлмәле фатирда яшәячәк.

Мөхтәрәм кунаклар шулай ук яңа торакны карады. Бүлмәләр мебель һәм кирәкле көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас