16 июльдә Борай районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков М-12 “Көнчыгыш” автоюлының Дүртөйле – Ачит участогын ачу тантанасында катнаштылар. Автотранспорт хәрәкәтенә видеоконференция режимында Русия Президенты Владимир Путин старт бирде.
Мәгълүм булуынча, 2021 елда Мәскәү – Казан тизйөрешле автомобиль юлы дәүләт башлыгы кушуы буенча Екатеринбургка кадәр озайтылды. Дүртөйледән алып Ачитка кадәр юл йөрү өчен контактсыз түләү системасы белән 275 чакрым озынлыктагы дүрт полосалы заманча трасса төзү әлеге колачлы проектның бер өлеше булды. Шуның 205 чакрымы Башкортстан территориясеннән уза.
Русия Президенты халыкны истәлекле вакыйга белән котлады, шулай ук төбәкләрнең идарә итү командаларына һәм юлчыларга федераль автомобиль юлының яңа участогын төзү буенча нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде.
– Әлеге участок М-12 “Көнчыгыш” трассасының мөһим өлеше булачак. Аны сафка бастыру белән заманча автомагистральләр Санкт-Петербург һәм Мәскәүне Русиянең алдынгы фәнни, сәнәгать һәм мәдәни үзәге булган Урал башкаласы Екатеринбург белән тоташтырачак. Трассада светофорсыз тизйөрешле хәрәкәт оештырылган, шуның нәтиҗәсендә Екатеринбургтан Мәскәүгә бару вакыты ике тапкыр диярлек кыскарачак, – дип билгеләде Владимир Путин. – Автотранспортта йөрү нәтиҗәдә уңайлырак һәм хәвефсезрәк булачак, пассажирлар агымы һәм йөк ташу артачак, бу эчке туризм үсешенә яхшы этәргеч бирәчәк, илебезнең табигый һәм мәдәни истәлекле урыннарына бару гражданнар өчен уңайлырак булачак.
Дәүләт башлыгы ассызыклавынча, М-12 “Көнчыгыш” федераль трассасы узган төбәкләр, шул исәптән Башкортстан да, социаль-икътисади үсештә яңа этәргеч алачак.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итүенчә, автомобиль юлы төзелеше “Русия” маршрутын булдыру кысаларында дәвам итәчәк һәм киләчәктә аны мөһим транспорт коридорлары белән тоташтыру планлаштырыла.
– Юл төзүчеләр яхшы темпка иреште, барлык объектларны да вакытында тапшыралар, кайчак хәтта иртәрәк тә, – диде Марат Хөснуллин. – Кыенлыкларга карамастан, финанслауның барлык күләмнәре сакланган, үз көчебезне һәм ресурсларыбызны планлаштыра алабыз. Бу эштә катнашкан һәркемгә – батырлык күрсәткән төзүчеләргә, әлбәттә, зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
“Автодор” дәүләт компаниясенең идарә рәисе Вячеслав Петушенко билгеләп үтүенчә, трассаны төзегәндә заманча технологияләр кулланылган, бу объектны төзү вакытын кыскартырга һәм аның бәясен киметергә мөмкинлек биргән.
– Юл төзүчеләр алдында торган барлык бурычларны вакытында һәм илебез таләп иткән сыйфат белән үтибез, – дип ассызыклады Вячеслав Петушенко. – Бу, мөгаен, грунт-геология, һава торышы-климат шартлары ягыннан иң катлаулы объектларның берсе булгандыр, әмма без булдырдык. Иң мөһиме, проектлаучылар, төзүчеләр бүген бөтенләй башка үлчәмдә яши. Әгәр дә бу юлны иске классик схема буенча төзесәк, ул 50 миллиард сумга диярлек кыйммәтрәк булыр иде. Ә без биредә булган туфракның һәр кубын, яңа технологияләр кулландык, алар срокларны кыскартырга һәм бюджет акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында Русия Президентына республика үсешенә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде, шулай ук “Автодор” компаниясе белән М-12 трассасының участогын төзү буенча нәтиҗәле эшне билгеләп үтте.
– Юл, нигездә, республикабызның авыл районнары аша уза. Ул әлеге территорияләрнең икътисади үсеше драйверы булачак, – диде Радий Хәбиров. – Бүген “Автодор”га рәхмәт белдерергә телим, чөнки монда заманча технологияләр кулланылды, команда көйле эш башкарды. Хөрмәтле Владимир Владимирович, тагын бер тапкыр барлык халык исеменнән зур рәхмәт. Безнең алда планнарыбыз күп, һәм ярдәмегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт.
Дәүләт башлыгы республика планнарының уңышлы тормышка ашырылачагына ышаныч белдерде.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Дүртөйле – Ачит трассасының республика участогын төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм юлчыларга Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Ример Насретдинов.