+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 июль 2025, 03:37

Республика сәнәгате яңа биеклекләр яулый!

Башкортстанның бу өлкәдәге казанышларына “Иннопром” форумында да югары бәһа бирелде.

Республика сәнәгате яңа биеклекләр яулый!Республика сәнәгате яңа биеклекләр яулый!
Республика сәнәгате яңа биеклекләр яулый!
Бүген Башкортстан илнең әйдәүче төбәкләрнең берсе булып тора. Күптән түгел үткән “Иннопром” сәнәгать форумында да бу сызык өстенә алынды. Форум кысаларында Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, беренче вице-премьер Денис Мантуров һәм илнең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов Башкортстан стендын карап, республикада тармак үсешенә югары бәя бирделәр.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республиканың төп индустриаль казанышлары һәм проектлары турында сөйләде. Алар арасында – “ОДК-УМПО” мәйданчыгында Кытай партнерлары белән хезмәттәшлектә җитештереләчәк кече авиация өчен заманча “М 105” двигателе. 115 ат көчле заманча двигатель Русия базарында чит ил аналогларын алыштырырга мөмкинлек бирәчәк. Двигательнең беренче үрнәкләре инде сынаулар уза. Бу җәһәттән ил Хөкүмәте Рәисе Русиянең Сәнәгать һәм Энергетика министрлыкларына проектка ярдәм күрсәтергә кушты. Моннан тыш, Хөкүмәт җитәкчелеге пилотсыз техниканы, дроннар өчен электр двигательләрен һәм республикада җитештерелүче юлсыз җирдән үтү өчен тәгаенләнгән квадроциклларны карады. Гомумән алганда, Русия Хөкүмәте Рәисе Башкортстанда сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәле оештырылуын билгеләде.

– Башкортстан үзенең нефть химиясе тармагы, машиналар төзелеше, фәнни мәктәбе белән һәрвакыт дан тотты. Сезнең бу юнәлешләрне үстерүегез бик яхшы, – дип билгеләде Михаил
Мишустин.

Аерым алганда, 2024 елда республикада сәнәгать җитештерүе индексы аннан алдагы елның шушы чорына карата 105,4 процент тәшкил итте (2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында – 104,5, 2024 елның декабрендә – 114,5 процент). Бу Русиядәге уртача күрсәткечтән 0,8 процентка югарырак (104,6) һәм Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечкә туры килә (105,4). Соңгы биш елда республикада сәнәгать җитештерүе үсеше 22,6 процент тәшкил итте (2020 елда – 99,1, 2021 елда – 104,4, 2022 елда – 103,6, 2023 елда – 108,5, 2024 елда – 105,4 процент). Шул ук вакытта, Башкортстанда эшкәртү производствосының үсеш темплары сәнәгать буенча гомум динамиканы узып китә. Узган елда эшкәртү производствосы үсеше – 2023 елга карата 8,1 процентка, биш ел эчендә 31,5 процентка арткан.

Башкортстан Русия Федерациясе субъектлары арасында кальцийлаштырылган сода, силикагельләр, яктырткычлар, пыяла, махсус чыбыклар, прицеплар һәм ярымприцеплар, спорт һәм спорт-ял итү суднолары җитештерү буенча илдә беренче урында тора. Бензол, ксилол, стирол, гидравлик һәм пневматик двигательләр, мичләр һәм сәнәгать яки лаборатор электр булмаган камералар җитештерү буенча икенче баскычны били. Шулай ук, этилен, пластмасса, каучук, түбә һәм гидроизоляция материаллары автобуслар, вертолетлар җитештерү буенча да әйдәп бара.

Шуны да билгеләргә кирәк, 2017 елдан сәнәгать өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруга Башкортстанның сәнәгатьне үстерү фонды уңышлы ярдәм итә. Эшчәнлеге чорында фонд 59 миллиард сумга якын инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм иткән, шуларның 23 миллиард сумнан артыгы Русиянең сәнәгатьне үстерү фондыннан кергән. Фонд эше нәтиҗәсендә 202 проект гамәлгә ашырылган, 4 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган, 34 миллиард сумнан артык салым түләүләре кергән.

Шулай ук, Сәнәгатьне үстерү фонды төбәкнең 25 муниципалитетында инвестиция проектларына ташламалы финанслау белән ярдәм иткән. Иң күп акчалар машиналар төзелешенә һәм химия сәнәгатенә юнәлтелгән. Хупланган проектлар саны буенча Уфа, Туймазы районы һәм Стәрлетамак алда бара.

Нәтиҗәле партнерлыкның ачык мисалы булып “Ойлтиммаш” җәмгыяте белән хезмәттәшлек тора, ул 2021 елда 10 миллион сумлык заем алган, ә 2022 елда гомум финанслау күләме 167 миллион сум булган проектны гамәлгә ашырган. 2024 елда предприятиегә 940 миллион сумлык федераль заем хупланган. Мондый ярдәм чаралары компанияләрнең җитештерү куәтләрен һәм керемнәрен сизелерлек арттырырга булышлык итә. Узган 5 елда Башкортстан бюджетыннан сәнәгатькә ярдәм итүгә 16 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Шул исәптән былтыр 4,2 миллиард сум җибәрелгән.

“Башкортстан Республикасында Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлык сәләтен арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2024 елда 3,3 миллиард сум юнәлтелгән. Бу да республика предприятиеләре үсешендә мөһим нәтиҗәләр белән билгеләнде. Мәсәлән, “Альтернатива” заводы өч ел эчендә керемнәрен 1 миллиард сумнан күбрәккә арттырган, ә “Корона” фабрикасы һәм “Автокомплект” заводы күрсәткечләрен 400 миллион сумга яхшырткан.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов төбәкнең соңгы чорда сәнәгать өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүен түбәндәгечә аңлата:

– Башкортстан сәнәгать җитештерүе нәтиҗәле үсешүче төбәкләр исәбенә керә, без нефть химиясе һәм нефть, металл эшкәртү, авиация двигательләре төзү кебек стратегик җитештерү тармакларында әйдәүче роль уйныйбыз, – ди Рөстәм Ахунов. – Соңгы елларда безнең җитештерү тармагы санкцияләргә бәйле җитди чакырулар белән очрашты. Әмма Башкортстан предприятиеләре, экспорт поставкаларын үзгәртеп һәм импортны алмаштыру программасын эшкә кушып, бу проблеманы уңышлы хәл итә алды.

Эксперт фикеренчә, республика җитәкчелеге үткәргән әлеге сәнәгать сәясәте республикада тармакны яңа үсеш баскычына чыгару мөмкинлеге бирде.

– Безнең республикада сәнәгать җитештерүенә ярдәм итүнең нәтиҗәле системасы җайга салынган, инвесторлар салым ташламалары ала, – ди Рөстәм Ахунов. – “Инвестиция” һәм “Сәнәгать сәгатьләре” үткәрү дә бик мөһим роль уйный, анда республика җитәкчелегеннән алып, муниципалитет башлыкларына кадәр барлык дәрәҗә җитәкчеләр җитештерүчеләр белән йөзгә-йөз очраша, перспектив проектларга бәя бирә һәм килеп туган проблемаларны шунда ук хәл итә. Җитәкчелекнең сәнәгать предприятиеләрендә даими булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу төрле производстволарның эш үзенчәлекләрен яхшырак аңларга, проблемаларны ачыкларга һәм аларны тиз арада хәл итү хәстәрен күрергә ярдәм итә.

Ример Насретдинов.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас