"Һичшиксез без Башкортстанның илдә медицина үсешенә өлеш кертүе белән горурланабыз. Безнең тәҗрибә - ул ничек тиз һәм сыйфатлы төзергә мөмкин булуның үрнәге", - дип шәрехләде үз социаль челтәрләрендә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
"Бүлек ашыгыч пациентларны кабул итү һәм дәвалауның тулы циклын үз эченә ала. Проект безнең төбәкләрнең тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булды һәм уртак максатка ирешү өчен көчләрне һәм ресурсларны берләштерергә мөмкинлек бирде. Радий Фәрит улы кушуы буенча без төзелеш эшләренең барышын тикшердек. Процессны алып бару өчен хезмәттәшләребез белән берничә тапкыр бардык.
Ассызыклыйм, бу - «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа гомумдәүләт проекты кысаларында беренче модульле кабул итү бүлеге. Мондый поликлиникалар бөтен ил буйлап медицина ярдәмен һәр русияле өчен кулайрак итү өчен барлыкка киләчәк", - диде ул.
Башкортстанда 2025 елда алты поликлиниканы файдалануга тапшыру һәм бистәләрдә 134 модуль конструкция (121 ФАП, 9 табиб амбулаториясе, 4 гомум практика табибы офисы) урнаштыру, шулай ук 9 объектка капиталь ремонт ясау, 5 мең берәмлеккә якын җиһаз һәм 99 автомобиль сатып алу планлаштырыла.
Фото:правительство РФ