

Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә проектны гамәлгә ашырудагы казанышлар турында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру компетенцияләрен кертү буенча алдынгы инфраструктура булдырылган. Аның экспертлары проектта катнашучы предприятиеләр командалары белән берлектә сакчыл җитештерү инструментларын кертә, компаниянең эчке потенциалын нәтиҗәле файдалану исәбенә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин итә. Гамәлгә ашырыла торган проектлар реаль икътисади файда бирә. Әйтик, полимер профильләр җитештерүче компанияләрнең берсе, сакчыл производство проектын гамәлгә керткәннән соң, бер ел эчендә кредит йөкләнешен өч тапкыр киметкән, ә Белорет компаниясе 3 ел эчендә керемне ике тапкырга, ә чиста табышны 6 тапкырга арттырган.
Төбәк предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын гамәлгә ашыру чорында пилот агымнарда гына да 4,5 млрд сумлык гомуми икътисади нәтиҗәгә ирешелде. Ә уңышлы практикаларны предприятиеләрнең башка җитештерү участокларына тиражлау турында сөйләсәк, нәтиҗә күп тапкырлар арта. Санкцияләр чорында проект предприятиеләргә үсеш өчен реаль инструмент бирә: оптимальләштерү исәбенә бушаган акчалар модернизацияләүгә һәм яңа шартларга җайлашуга юнәлтелә.
Фото:Олег Яровиков