+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 август 2025, 10:18

Республикабыз күркәмләнә

Агымдагы елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның X Бөтенрусия конкурсына Башкортстаннан Октябрьский, Туймазы, Бөре, Яңавыл, Агыйдел, Дүртөйле шәһәрләре, шулай ук Югары Яркәй, Кыргыз-Миякә, Кушнаренко һәм Чишмә авылларыннан 10 гариза җибәрелде. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова хәбәр итте.

Республикабыз күркәмләнәРеспубликабыз күркәмләнә
Республикабыз күркәмләнә
Әйтик, Дүртөйледән "Иванай бакчасы" проекты, территориянең табигый потенциалын ачып, рекреацион ял урыны булдыруны тәкъдим итә. Ә «Бөре: елга буендагы сәүдәгәрләр шәһәре» проектының концепциясенә шәһәрнең визит карточкасы була алырлык тарихи яр буен тергезү керә.

Конкурста катнашу чорында Башкортстаннан барлыгы 34 проект җиңүче булды, шуларның 27се инде төгәлләнде.

– Конкурс проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә, бу, үз чиратында, шәһәр мохитенең сыйфатын яхшыртуга йогынты ясый, шәһәрләребезне һәм авылларыбызны яхшыртырга мөмкинлек бирә, – диде Ирина Голованова.

Бәләбәй – өч тапкыр, ә Агыйдел, Баймак, Бөре, Благовещен, Дүртөйле, Ишембай, Мәләвез, Учалы, Яңавыл икешәр тапкыр җиңүче булды. Республиканың 17 шәһәрендә барлыгы 24 урын яңартылган һәм Николо-Березовка, Воскресенское һәм Зилаер авылларында өч проект гамәлгә ашырылган.

Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына төзекләндерүне вакытында башкаруга аерым игътибар бирергә кушты һәм яңа гариза бирү кампаниясендә катнашучы проектларга уңышлар теләде.

Фото: Башкортстан Башлыгы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас