+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 август 2025, 11:47

Андрей Назаров Бөрҗән районында эшкуарлар белән очрашты

Бөрҗән районында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров эшкуарлар даирәсе вәкилләре белән очрашты.  

Андрей Назаров Бөрҗән районында эшкуарлар белән очраштыАндрей Назаров Бөрҗән районында эшкуарлар белән очрашты
Андрей Назаров Бөрҗән районында эшкуарлар белән очрашты

Диалогта, шулай ук, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Сәламләү сүзендә Премьер-министр эшкуарлар белән мондый очрашуларның төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча башланып китүен һәм инде традициягә әйләнүен искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан инвестицион климат торышы буенча алдынгы регионнар рәтенә керә. Республикада 141 мең эшкуар эшли, алар 632 меңнән артык кешене эш белән тәэмин итә. Узган елда республика аларга ярдәм итүгә 1 миллиард сум чамасы акча бүлгән.

– Бөрҗән районында 392 эшкуарлык субъекты теркәлгән. Сезнең төп өлкәгез - сәүдә, авыл һәм урман хуҗалыгы. Эшкәртү производстволарына 9 проценттан артыгы туры килә. Район өчен аерым тема – туризм, һәм монда үсеш өчен потенциал гаять зур. Без хәзер «Башкортстан елгаларында йөзү» программасын төгәллибез, бүген барлык тәкъдимнәрне, маршрутларны, ярдәм чараларын, сезонлылыкны, кышкы маршрутларны оештыру мөмкинлеген исәпкә алырга кирәк, ә безнең табигатебез моңа мөмкинлек бирә. Һәм нәрсәгә игътибар итәргә икәнен аңларга кирәк, - диде Министрлар кабинеты башлыгы.

Хөкүмәт әгъзаларына үз сорауларын 30лап кеше бирә алды. Эшкуарлар, нигездә, җирләрне рәсмиләштерү, юллар төзү, туристлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен күтәрде.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/27312/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас