+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 Августа 2025, 13:10

Башкортстан - газ заправкалары буенча лидер

18 августта ЦУРда Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән оператив киңәшмәдә Башкортстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү турында фикер алыштылар.

Башкортстан - газ заправкалары буенча лидерБашкортстан - газ заправкалары буенча лидер
Башкортстан - газ заправкалары буенча лидер
Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, 2019 елдан төбәктә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча чаралар актив гамәлгә ашырыла. Республика газ заправлары саны буенча Русиядә беренче урында тора - алар 65.

Алга таба республикада автомобиль газ белән тәэмин итүче компрессор станцияләрен (АГНКС) төзү турында Премьер-министр урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев сөйләде.

Вице-премьер ассызыклаганча, Башкортстандагы 65 АГНКСның 27се - «Газпром» җәмгыятенеке, 37се шәхси инвесторларныкы һәм 1 ягулык салу пункты «Башавтотранс»ка карый. Былтыр 13 заправка файдалануга тапшырылган. Русиянең һәм Башкортстанның профильле министрлыклары ярдәмендә "Энергетиканы үстерү" федераль дәүләт программасы кысаларында 65 заправканың 41е 2019-24 елларда төзелгән, ә 6 ел эчендә субсидияләр бирү өчен җәлеп ителгән федераль һәм республика акчаларының гомум күләме 1,5 млрд сумнан артып киткән.

Александр Шельдяев хәбәр иткәнчә, Башкортстан - илдә газ ягулыгы салу инфраструктурасын үстерү буенча лидерларның берсе. Агымдагы елда Петербург Халыкара икътисади форум кысаларында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча рейтинг нәтиҗәләре игълан ителде, аның нигезендә 2024 ел йомгаклары буенча республика газ-мотор ягулыгы базарын үстерүнең комплекслы күрсәткече буенча өченче урынны алды һәм «Ел рекорды» номинациясендә җиңү яулады.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас