

“Безнең команда өчен бер ишек ябылса, икенчесе ачыла. Без диңгез ярында һава торышы яхшыруын көтеп утырмыйбыз, яңа мөмкинлекләр эзлибез. Санкцияләр керткән илләр белән генә дөнья чикләнми. Без яңа партнерлар табарга әзер”, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Бүгенге көн чынбарлыгында Русия өчен өстенлекле бурыч – яңа производстволар булдыру, бушаган киштәләргә яңа товарлар чыгару һәм импортны алыштыру процессын тизләтү. Төбәк һәм федераль дәрәҗәдә дус булмаган дәүләтләрнең иң көчле санкцион һәм сәяси басымына җавап итеп кабул ителгән чаралар колачлы һәм тиешле нәтиҗә бирә.
“Санкцияләр шартларында Русия төбәкләре: чит ил бизнесы белән хезмәттәшлекнең яңа форматлары” төбәк сәясәтен үстерү үзәге докладыннан (2023 елның ноябре) күренүенчә, Башкортстан Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан белән беррәттән, актив халыкара хезмәттәшлек алып баручы төбәкләр исәбенә керә. Русия субъектлары чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итү дәрәҗәсе һәм сыйфаты буенча шартлы рәвештә өч төркемгә бүленде. Башкортстан беренче төркемдә – актив рәвештә халыкара элемтәләрне ныгытучы төбәкләр исәбендә. Башкортстандагы икътисади сәясәт инвесторларны җәлеп итүгә, элемтәләрне саклауга һәм геосәяси конфронтация шартларында үзара багланышлар урнаштыру буенча актив эшкә юнәлтелгән. Башкортстанда чит ил партнерларына тәкъдим итәрлек өлкәләр бик күп. Хәзерге шартларда республиканың мөселман илләре белән партнерлыкны үстерү өстенлекләре дә зур.
“Русия субъектларының “Көнчыгышка борылуы” гомумдәүләт көн тәртибенә кертелүе сәүдә-икътисади, сәнәгать, инвестицион, технологик, мәгариф һәм мәдәни потенциалны ачу өчен яңа багланышлар булдыра. Бигрәк тә әлеге юнәлештә күрсәтерлек казанышлары булган төбәкләр өчен.
Бу контекстта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның март аенда Кытай инвесторлары белән очрашу вакытында әйткән сүзләрен искә төшерергә кирәк: “Безнең команда өчен бер ишек ябылса, икенчесе ачыла. Без диңгез ярында һава торышы яхшыруын көтеп утырмыйбыз, яңа мөмкинлекләр эзлибез”, – диде Радий Хәбиров.
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Башкортстан 103 дәүләт белән тышкы икътисади һәм мәдәни-мәгариф элемтәләре урнаштырды. Бу БМО классификациясе буенча дөнья илләренең яртысыннан да күбрәге дигән сүз. Зур Евразия дәүләтләре белән партнерлыкка аерым игътибар бирелә. Исегезгә төшерәм, 2016 елда Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Русия Президенты Владимир Путин ЕАЭС, Һиндстан, Кытай, БДБ илләре катнашлыгында Зур Евразия партнерлыгы төзергә чакырды.
Русия төбәкләре, шул исәптән Башкортстан да, бүген әлеге макротөбәк белән үзара файдалы икътисади һәм мәдәни багланышларны актив рәвештә үстерә.
Башкортстанның иң зур чит ил партнеры – Кытай Халык Республикасы. Кытай өлешенә барлык тышкы сәүдә әйләнешенең якынча 25 проценты туры килә. Бүгенге көндә республикада Кытай инвестицияләре катнашлыгында 17 предприятие эшли. 2022 елдан башлап Русиянең КХРдагы сәүдә вәкиллеге каршында Башкортстан вәкиллеге дә эшли.
Үзәк Азия илләре белән хезмәттәшлеккә дә аерым әһәмият бирелә. Башкортстан Үзәк Азия республикалары белән халыкара хезмәттәшлектә төп партнерларның берсе булып тора. Безнең халыкларның социаль-мәдәни якынлыгы икътисади проектларга да ныклы нигез булып хезмәт итә.
Мәсәлән, Үзбәкстан белән 2023 елда ук 2024-26 елларга сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең юл картасына кул куелды. Уртак проектлар ярдәмендә эре объектлар – цемент заводы, транспорт-логистика хабы, шоурум төзеләчәк.
Гомумән алганда, Башкортстан БДБ, БРИКС һәм ШОС илләре белән проектларны уңышлы үстерә дип әйтергә ныклы нигез бар. Бу Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешенең үсеше белән дә раслана, һәм әлеге тенденция, һичшиксез, федераль дәрәҗәдә дә игътибарга лаек”, – дип белдерде сәяси фәннәр кандидаты, “Берлек-Единство” геосәяси тикшеренүләр үзәге эксперт-аналитигы, УДНТУ доценты, “Белем” җәмгыяте лекторы Артур Сөләйманов.
Югарыда язып үтүебезчә, Башкортстан дөньяның 103 иле белән тышкы икътисади элемтәләр урнаштырган. Кытай – иң зур чит ил партнеры, барлык тышкы сәүдә әйләнешенең дүрттән бер өлеше Кытайга туры килә, һәм бу күрсәткеч үсә. Башкортстан Кытайга машина төзелеше продукциясен, минераль ресурсларны экспортлый, ә Кытайдан машина төзелеше техникасын һәм химия сәнәгате продукциясен импортлый. Хәзерге вакытта республикада Кытай капиталы катнашлыгында 17 предприятие эшли. 2022 елда Русиянең КХРдагы сәүдә вәкиллеге каршында Башкортстан вәкиллеге ачылды.
Кытайдан тыш, Башкортстанның ышанычлы партнерлары арасында Төркия, Һиндстан, Казахстан, Тунис, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларусь, Бразилия һәм Ливия дә бар. Республиканың БДБ, БРИКС һәм ШОС, Азия һәм Африка, хәтта Көньяк Америка илләре белән тышкы сәүдә әйләнеше көннән-көн үсә. Үсешкә чит илләрдәге вәкиллекләр челтәре дә зур этәргеч бирә. Алар Кытай Халык Республикасында гына түгел, ә Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә уңышлы эшли.
Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада Үзбәкстан делегациясе белән очрашты. Делегацияне Үзбәкстанның чит ил эшләре министры урынбасары Олимжон Абдуллаев җитәкләде.
Радий Хәбиров сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне – ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенең мөһим юнәлеше, ә Үзбәкстанны төбәкнең стратегик партнерларының берсе дип атады. Бүгенге көнгә 14 төбәкара һәм ведомствоара килешү имзаланган, Ташкентта даими вәкиллек эшли.
“Хәзер 2024-26 елларга Башкортстан һәм Үзбәкстан сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең юл картасы эшләнә. Чараларның бер өлешен гамәлгә ашырдык инде, ә бер өлешен актуальләштерергә кирәк. Бу документның яңартылган редакциясен әзерлибез”, – диде Радий Хәбиров.
Уртак эшнең бер юнәлеше ─– хезмәт миграциясе мәсьәләләре. 2024 елда гына Башкортстанга башка дәүләтләрдән 160 меңнән артык кеше килгән, шуларның дүрттән бер өлеше – Үзбәкстаннан. Быел Башкортстанда эшкә рәсмиләштерелгән 18 мең патентның 75 процентын Үзбәкстан гражданнары алган.
“Без сезгә чит ил эшче көчен җәлеп итәргә ниятләгән эш бирүчеләр исемлеген формалаштырдык һәм җибәрдек. Русия законнары нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәгән очракта, гражданнарыгызны эшкә урнаштыруда алга таба да ярдәм итәргә әзербез, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы. ─ Бу безнең мәнфәгатьләрдә дә. Башкортстаннан чыккан 30 меңнән артык кеше Үзбәкстанда яши. Әлбәттә, без аларның лаеклы шартларда яшәвен һәм эшләвен телибез”.
Үз чиратында Олимжон Абдуллаев Башкортстан белән уңышлы хезмәттәшлек итүнең, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыруның югары потенциалын билгеләп үтте.
“Башкортстанның Казахстан һәм Үзәк Азия халыклары белән уртак этномәдәни һәм рухи кыйммәтләре, бай тарихи тәҗрибәсе бар. Икътисадларыбыз да үзара бәйләнгән: Казахстан белән – нефть тармагында, Үзбәкстан белән авыл хуҗалыгы һәм аны эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез. Таҗикстан һәм башка Үзәк Азия дәүләтләре белән дә элемтәләр үсә. Мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә Русия белән Үзәк Азия халыкларының тарихи элемтәләрен саклау һәм яңартуга ярдәм итүче уртак проектлар мөһим әһәмияткә ия. Республика Русия Федерациясе һәм Үзәк Азиянең тугандаш илләре арасында хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим роль уйный”, – дип белдерде политолог, философия фәннәре кандидаты, Башкортстан Иҗтимагый палатасы эксперты Сергей Семенов.
Башкортстан продукциясе дөньяның 100дән артык иленә озатыла. Экспортның төп өлешен энергетикага карамаган товарлар тәшкил итә. 2025 ел башыннан Башкортстан якын һәм ерак чит илләргә 33 мең кубометрдан артык агач материалы экспортлады.
Исегезгә төшерәбез, “Уңайлы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” гомумдәүләт максатына ирешү кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган энергетикага караучы товарлар экспортын 2020 ел күрсәткече белән чагыштырганда 70 процентка үстерүне тәэмин итү.
“Россельхознадзор”ның төбәк идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 2025 елның җиде аенда Башкортстанның кошчылык предприятиеләре Казахстанга һәм Беларуська 187 мең баштан артык авыл хуҗалыгы кошын экспортлаган.
Шушы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев Үзбәкстанның Коканд шәһәре хакимияте делегациясе белән очрашты. Анда Стәрлетамак һәм Коканд арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү перспективалары каралды. Үзбәкстан делегациясе Стәрлетамакның сәнәгать предприятиеләрендә булды. Сәфәр нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан каучук һәм полимер валчыкны Үзбәкстанга экспортка чыгару буенча килешүгә ирешелде.
“Ышанам ки, ирешелгән килешүләр шәһәрләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим адым булачак һәм Башкортстан белән Үзбәкстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк”, – дип язды Александр Шельдяев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.