+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 август 2025, 08:10

Башкортстан-Танзания: хезмәттәшлек ике як өчен дә отышлы

"Торатау" Конгресс-холлында Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева Танзаниянең конституцион һәм хокукый мәсьәләләр буенча министры Ндумбаро Дамас Дэниель һәм Танзания бизнесына инвестицияләр буенча Совет Директоры Паллангио Джонсон Джошуа җитәкчелегендәге Берләшкән Танзания Республикасы делегациясе белән очрашты.

Башкортстан-Танзания: хезмәттәшлек ике як өчен дә отышлыБашкортстан-Танзания: хезмәттәшлек ике як өчен дә отышлы
Башкортстан-Танзания: хезмәттәшлек ике як өчен дә отышлы
Очрашу "Танзания – Көнчыгыш Африкага капка" экспортерлар клубында Башкортстан компанияләре катнашлыгында узды. Алар нефть-газ, агросәнәгать, яңа технологияләр, урман хәзерләү, бораулау производстволары һәм банк секторында махсуслашкан.

Ндумбаро әфәнде өчен бу инде - 2022 елның декабрендә Халыкара бизнес атнасында катнашканнан соң Башкортстанга икенче сәфәре. Анда беренче эшлекле сөйләшүләр үткәрелгән иде.

Маргарита Болычева республикалар арасындагы диалогның динамик үсешен билгеләп үтте.

- Безнең диалогның шулай тиз дәвам итүен бик югары бәялибез. Бүген без конкрет тармакларга: туризмга, күпләп сатуга, логистикага һәм банк ярдәменә күчәбез. Безнең бизнесның турыдан-туры мәнфәгатьләренә таянып, чиста биттән икътисади хезмәттәшлек булдыру өчен уникаль мөмкинлегебез бар. Башкортстан Хөкүмәте безнең компанияләрнең бу юнәлешне башлап җибәрүчеләр булуы белән кызыксына. Без авыл хуҗалыгы техникасы, ашламалар, эшкәртү продуктлары, нефть химиясе һәм, әлбәттә, үзебезнең атаклы бал белән тәэмин итүдә потенциал күрәбез, – дип ассызыклады Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас