

Агымдагы елның 4 сентябрендә инвестиция сабантуе кысаларында «Төбәктән төбәккә: уңыш юлы» IV халыкара бизнес-шерифлар форумы узачак.
Төп темалар булып дәүләт һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәле модельләре, кече һәм урта предприятиеләрнең агымдагы хәлен бәяләү һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары торачак. Быел форум «Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы» катнашлыгында узачак һәм Русия Федерациясенең 24 төбәгеннән вәкилләр җыячак.
5 сентябрьдә чара кысаларында «Заманча туриндустрия: тармакны трансформацияләү һәм яңа алымнар» сессиясе узачак. Чарага региональ хакимият органнары, федераль һәм республика Сәүдә-сәнәгать палаталары, бизнес, инвесторлар, эшкуарлар, экспертлар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелачак.
- Бүген туризмның роле гади күңел ачу яисә сәяхәт кысаларыннан бик еракка чыга, бу - икътисади үсешнең һәм регионнарның тотрыклы үсешенең куәтле этәргече. Туризм икътисадның барлык өлкәләрендә диярлек күләмле үзгәрешләрнең катализаторы булып тора, яңа инфраструктура формалаштыра һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрә, — диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.
Сессия барышында республикада туриндустрияне, регионның туристлык потенциалын үстерү инструментлары, туризм өлкәсендә инвестиция проектларының чыгымнары һәм үзләрен аклау сроклары һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru