+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 сентябрь 2025, 15:40

Башкортстан исе – юкә һәм кымыз исе...

Инвестсабантуй кысаларында «Заманча туриндустрия: тармакны трансформацияләү һәм яңа алымнар» сессиясе узды.

Башкортстан исе – юкә һәм кымыз исе...Башкортстан исе – юкә һәм кымыз исе...
Башкортстан исе – юкә һәм кымыз исе...

Бәхәссез, бүген туризм гади сәяхәт, вакыт уздыру гына түгел, ә төбәкләрнең икътисади үсешенең бер тармагы. Башкортстанның эшкурлык һәм туризм министры Светлана Верещагина билгеләвенчә, туризм икътисадның барлык өлкәләрендә диярлек масштаблы үзгәрешләр катализаторы булып тора, яңа инфраструктура формалаштырып, халыкның тормыш сыйфатын күтәрә.

«Заманча туриндустрия» мәйданчыгында да сүз нәкъ шул катализаторлар, формалар, икътисади үсеш һәм моңа ирешү чаралары турында барды. Экспертлар республикада туризмны үстерү, шулай ук төбәкнең туристик потенциалын алга җибәрү инструментлары, чыгымнар күләме һәм туризм өлкәсендә инвестпроектларның үзләрен аклау сроклары турында фикер алышты.

Мисал өчен, кунакларга "Көньяк Урал сукмагы" маршруты тәкъдим ителде, аның төп нокталары Башкортстан шиханнары, Шүлгәнташ мәгарәсе, Ирәмәл тавы, Банное һәм Абзак курорты, Урал тау заводлары һәм Ирәндек сырты. Маршрутка нигез салучы Рәис Габитов сүзләренә караганда, яңа маршрутның яңалыклары бик күп: болар - Ирәндек сыртындагы сукмак та, Сибайдан Гаделша шарлавыгы аша яңа участок та, Ирәндек сыртыннан Талкас күленә юл да.

Урал аръягы - ул, әлбәттә, уникаль табигать һәм аның төрле үләннәре. Кунакларны һәм катнашучыларны үләннәрнең файдалы үзлекләре һәм милли чәй йолалары да кызыксындырды.

Урал аръягы - ул, һичшиксез, хуш исләр. Калмыкстанның амбассадоры Кермен Манджиеваның чыгышы нәкъ менә шул хуш исләргә багышланган иде. Башкортстан табигатенең матурлыгы һәм байлыгы белән илһамланып, ул республика рухын чагылдыручы өч уникаль хуш ис тәкъдим итте. Алар юкә урманнары, ак чыршы, донник, кымыз, башкорт балы, мөтлек, кыргый җиләк исләрен берләштерә.

Спикер ассызыклаганча, Башкортстан - аның өчен үзенчәлекле төбәк, һәм аңа бу төбәкнең хуш исләре таныш. Парфюмерияне сатудан кергән акча өлешчә Көньяк Урал сукмагын үстерү проектына ярдәм итүгә тотынылачак, диде ул.

- Тулаем алганда, туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә бизнеска ярдәм итү - палата эшенең төп юнәлешләреннән берсе. Без дәүләт дәрәҗәсендә бизнес мәнфәгатьләрен яклыйбыз һәм закон чыгару башлангычларын әзерләүдә катнашабыз. Сүз уңаеннан, Мин, Башкортстан Дәүләт Җыелышы- Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм буенча комитеты рәисе урынбасары буларак, төбәк парламентында да, федераль дәрәҗәдә дә туриндустрияне үстерү мәсьәләләре белән актив шөгыльләнәм, - дип ассызыклады Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов.

Гөлнара Гыйлемханова.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас