Бу Башкортстанда инициативалы, актив гражданнар яшәвен тагын бер кабат исбатлый. Актив җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар, бер сүз белән әйткәндә, кече ватаннарын яратучы патриотлар тырышлыгы һәм башлангычы белән бик күп социаль проектлар тормышка ашырыла.
"Урал аръягы" инвестсабантуе шундый кешеләр өчен тагын бер очрашу урыны булды. "Яңа заман өчен көчле идеяләр" мәйданчыгы бөтен республикадан актив катнашучыларны җыйды.
Мәйданчык эшендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы» аппараты җитәкчесе Игорь Карачин, республика Хөкүмәте вәкилләре Рөстәм Моратов, Илшат Фазрахманов, Александр Шельдяев һәм башкалар катнашты.
Форумда төрле идеяләр яңгырады. Бәләбәй шәһәреннән Ольга Яковлева, мәсәлән, "Бәләбәй шәһәренең балалар йорты өчен "Эшкуарлык мәктәбе" проектын тәкъдим итте. Ул балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән шәхси һәм гаилә бюджеты, эшкуарлык һәм маркетинг нигезләре буенча дәресләр үткәрә. Программа ярдәмендә балалар кече бизнес нигезләренә өйрәнә. Бу мөһим башлангыч өчен Ольга Яковлева «Икътисад һәм эшкуарлык үсеше» юнәлеше буенча «Ил өчен көчле идеяләр» форумы җиңүчесе дипломы белән бүләкләнгән һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 500 мең сум акча алган. Бүгенге форум кысаларында ул үзенең тәҗрибәсе һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.
"Түгәрәк өстәл" артына җыелган актив кешеләрнең берсе - Асия Мәүлиханова. Ул - психиатр, аутизм белән авыручы балалар һәм аларының ата-аналары белән актив эшли. Луиза Иванова - Баймак шәһәренең инвалидлар җәмгыятен җитәкләүче, "Үзеңне тап" проекты авторы.
Бер сүз белән әйткәндә, форумда катнашкан һәркайсының әйтер сүзе, уртаклашыр тәжрибәсе бар, иң мөһиме – алар башкалар өчен үрнәк булып тора, үз артыннан башкаларны ияртә һәм алга таба да яңа башдангычлар белән чыгарга әзер.
Гөлнара Гыйлемханова.