+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 сентябрь 2025, 16:14

"Урал аръягы табигате истәлекле урыннарга бай..."

Бүген, 5 сентябрьдә, Сибайда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Урал аръягы» VII Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында тәкъдим ителгән «Көньяк Урал сукмагы» туристик маршруты проекты белән танышты.

"Урал аръягы табигате истәлекле урыннарга бай...""Урал аръягы табигате истәлекле урыннарга бай..."
"Урал аръягы табигате истәлекле урыннарга бай..."
Проект авторы Рәис Габитов, Көньяк Урал сукмагы – мең чакрым озынлыктагы туристик маршрут, ул Көньяк Уралның матур урыннары буйлап уза, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсен колачлый, дип сөйләде.

Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директорының беренче урынбасары Игорь Карачин аңлатканча, 2020 елда "Көньяк Урал сукмагы" агентлыкның пилот проекты булды һәм Башкортстан Хөкүмәте, ә 2023 елда – Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте ярдәмен алды.

Радий Хәбиров туристлык маршруты узган истәлекле урыннар модельләрен карады. Төбәк Башлыгы ассызыклаганча, туризм икътисадның мөһим өлеше булып тора.

- Урал аръягы табигате истәлекле урыннарга бай. Монда туризмны үстерүгә бик сак карарга, махсус программалар әзерләргә кирәк, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас