Көн тәртибендә - республикада халык кәсепләрен үстерү.
Бөтендөнья кәсепчелек советы президенты Саад Әл-Каддуми билгеләп үткәнчә, Башкортстан тармак һәм туризмны үстерү өчен зур потенциалга ия.
– Сез шулкадәр күп нәрсәләр тәкъдим итә аласыз – мәсәлән, традицион һөнәрләр, хәләл ризык һәм күп кенә мәдәни аспектлар, – дип ассызыклады Саад Әл-Каддуми. Сибайда без нәрсә эшләргә мөмкин икәнен күрдек инде. Без берләшергә ярдәм итә торган тәкъдимнәр төзиячәкбез. Без бергәләп маркетинг, брендинг, туризмны үстерү өстендә эшли алабыз.
Бөтендөнья кәсепчелек советы Башкортстанны үз партнерларының берсе итеп карый. Оешма башкорт кәсепчеләрен халыкара дәрәҗәдә үстерүгә һәм Иран, Кытай һәм башка илләрнең кәсепчелек җәмгыятьләре белән элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәргә әзер.
– Бу сәнгатьне кулланучылар горурлансын һәм республика мирасын бәяләсен өчен төбәкнең идарә итү командасы рәссамнарга, осталарга ярдәм итүенә без бик шат, - диде Саад Әл-Каддуми.
Радий Хәбиров делегациягә республикага килгән һәм төбәк белән кызыксынгаан өчен рәхмәт белдерде.
– Уфа инде «Кәсепчеләр шәһәре» статусын алды, һәм бу гамәли сәнгатьне үстерүгә этәргеч булды, – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. - Хәзер осталар берлеге белән без тармакны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә торган чаралар планын әзерләдек. Ел саен май аенда Уфада халыкара халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре фестивале уздырырга карар кылынды, анда төрле төбәкләрдән һәм илләрдән профессионаллар үз эшләрен тәкъдим итә алачак.
Башкортстан Башлыгы шулай ук Сибайга таш кисү сәнгате өлкәсендә «Дөнья кәсепчеләре шәһәре» буларак танылу өчен барлык алшартлар барлыгын ассызыклады.
- Сибай таш белән төрле формада эшләүдә махсуслашкан. Биредә уникаль осталар эшли, һәм без аларның башлангычларын хупларга ниятлибез. Уфада колачлы проект – атаклы гәрәбә бүлмәсе аналогы «Яшма бүлмәсе» булдыру өстендә эшлибез, ә Сибайда аның филиалын оештырырга ниятлибез, – диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru