Документ өч елга төзелгән һәм Хәйбулла районында, Сибай шәһәрендә һәм, гомумән, Башкортстанда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны күздә тота.
Килешүгә «Полиметалл»ның Урал филиалы директоры Андрей Новиков һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров кул куйдылар.
- Тыгыз социаль хезмәттәшлек - безнең төбәк белән хезмәттәшлекнең нигезе. Бүген Башкортстанда компания проектларын үстерү территориядә «Полиметалл»ның озак вакытлы стратегик партнер булуы турында ышанычлы сөйләргә мөмкинлек бирә. Һәм, әлбәттә, тармак лидерларының берсе буларак, төбәктә инвесторлар өчен уңайлы шартлар булдыру бик мөһим, - диде Андрей Новиков.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте