Башкортстан соңгы елларда Русиядә инвестицион климат буенча алдынгы төбәкләрнең берсенә әверелде. Моңа ирешүдә республика Башлыгы Радий Хәбиров 2018 елдан гамәлгә керткән “Инвестиция сәгате” киңәшмәсе дә мөһим роль уйный. Әлеге киңәшмәләр, асылда, бизнес белән власть арасында ачык диалог мәйданчыгы булып тора һәм Башкортстанда үткәрелүче икътисади сәясәтенең нәтиҗәле инструментларының берсенә әйләнде.
Республика җитәкчесе бу форматны беренче тапкыр тәкъдим иткәндә үк аның нәтиҗәле булачагына басым ясады һәм вакыт моның чыннан да шулай булуын күрсәтте.
“Инвестиция сәгате” форматындагы киңәшмәләр инвесторлар белән үзара хезмәттәшлекнең һәм тиз арада тиешле карарлар кабул итүнең нәтиҗәле коралы булып тора. Без мондый очрашуларны 2018 елдан бирле үткәрәбез һәм алардан уңай нәтиҗә күрәбез”, – дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елның 13 мартында.
Саннарга килгәндә, 2019-23 елларда “Инвестиция сәгатьләре” кысаларында 553 проект каралган. Аларның гомум суммасы 1 триллион 12,8 миллиард сум тәшкил иткән, нәтиҗәдә, 81323 яңа эш урыны булдырылган. Шулай ук, Башкортстанда өстенлекле 340 проект гамәлгә ашырыла. Аларның планлаштырылган инвестиция күләме – 836,8 миллиард сум, яңа эш урыннары – 34,8 мең. Бу елларда әлеге проектларга 201,6 миллиард сум салынган һәм 6748 эш урыны барлыкка килгән.
Әлеге саннар республикада бизнес өчен уңайлы шартлар булдыруның анык нәтиҗәләрен күрсәтә. Башкортстан уртача күрсәткечле төбәкләр исәбеннән чыгып, Стратегик башлангычлар агентлыгы рейтингында инвестицион климат буенча лидер төбәкләр сафына күчте.
Гомумән алганда. “Инвестиция сәгате” кысаларында республикада дистәләрчә стратегик проект гамәлгә ашырылган һәм ашырыла.
2021-23 елларда төгәлләнгән төп проектлар арасында:
* “Газпром нефтехим Салават” – катализ крекинг комплексы (41,8 миллиард сум);
* “Цемикс” – коры төзелеш катнашмалары заводы, I этап (5,5 миллиард сум);
* “ПОЛИЭФ” – җитештерү куәтен арттыру һәм кояш электр станциясе төзү (4,4 миллиард сум);
* “Салаватстекло” – пыяла җитештерү объектларын реконструкцияләү (3,7 миллиард сум);
* “Фармленд” – логистика комплексы “Терминал-1” (1,2 миллиард сум);
* “АМКОДОР-АГИДЕЛЬ” – бөртекле культураларны эшкәртү җиһазлары җитештерү (1,1 миллиард сум);
* “Урал ит компаниясе” – 15 мең тонна продукция җитештерүгә исәпләнгән дуңгызчылык комплексы (3,3 миллиард сум);
* “Северная Нива Башкирия” – 2800 баш сыерга исәпләнгән малчылык комплексы (3,2 миллиард сум);
* “СП УРОЖАЙ” – игенчелекне үстерү проекты (3,9 миллиард сум).
2024-25 елларда планлаштырылган проектлар да күләмле:
* “ОЗОН” күмәртәләп сату-бүлү үзәге, Благовещенск (6,1 миллиард сум);
* “Урожай” сөтчелек комплексы, Авыргазы районы (4,3 миллиард сум);
* “СП-Базы” үсеше (0,8 миллиард сум);
* “СП Ашкадар” малчылык объектлары төзелеше һәм сугару системалары (0,8 миллиард сум).
Бу проектлар республика икътисадының төрле тармакларын колачлый: нефть химиясе, төзелеш, авыл хуҗалыгы, логистика, пыяла җитештерү. Һәрберсе яңа эш урыннары, бюджетка салымнар һәм социаль инфраструктура үсеше белән турыдан-туры бәйле.
Шулай ук, республика Башлыгы башлангычы белән дәүләт ярдәмен алу процедуралары шактый гадиләштерелде. Документлар саны 18дән 3кә кадәр киметелде, карар кабул итү вакыты ике тапкырга кыскартылды. Минималь инвестиция күләме буенча чикләүләр, финанслау чыганакларын раслау таләбе гамәлдән чыгарылды. 2019-23 елларда өстенлекле проектлар авторларына 21,1 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелде. Шуның 18,8 миллиард сумы – салым ташламалары, 0,8 миллиард сумы – салым чыгымнарын каплау, калган өлеше – инфраструктура төзелешенә һәм җиһазлар сатып алуга субсидияләр.
Моннан тыш, җир кишәрлекләрен арендага бирү дә гадиләштерелде. Хәзер аларны сәүдә үткәрмичә дә алырга мөмкин, ә дәүләт ярдәме күләме инвестиция суммасының 30 проценты белән чикләнә.
Соңрак районнарда һәм шәһәрләрдә дә “Инвестиция сәгатьләре” үткәрелә башлады. Монда төп рольне бизнес-шерифлар уйный – алар урындагы эшкуарлар проблемаларын турыдан-туры республика җитәкчелегенә җиткерә. Бу исә авыл хуҗалыгы, туризм һәм кече бизнес үсешенә ярдәм итә.
Шуны да билгеләргә кирәк: “Инвестиция сәгатьләре” бизнеска гына түгел, ә бөтен җәмгыятькә дә уңай йогынты ясый. Инвестицияләр арту – яңа эш урыннары, халыкның тормыш дәрәҗәсе үсеше, социаль объектлар төзелеше дигән сүз.
Радий Хәбиров:
“Бу ярдәм инструменты бизнес һәм власть арасында ышанычның билгеле бер күпере булды. Бу – бик катлаулы, җентекле эш, әмма ул төбәк икътисадына һәм безнең халкыбызга үз җимешләрен бирә”.
Башкортстанның инвестиция өлкәсендә үсешен федераль экспертлар да билгели. Икътисад фәннәре докторы, профессор Әлфия Кузнецова бу хакта шулай белдерде:
– Башкортстан икенче ел рәттән Стратегик башлангычлар агентлыгының инвестицион климат торышы рейтингында 3нче урынны били. Бу очраклы түгел, республиканың власть органнары эшлекле шартларны яхшырту, бизнес өчен административ киртәләрне киметү өстендә җитди эшли. Лицензияләр, рөхсәтләр, эшкуарларга кирәкле башка документлар алу процедурасы гадиләштерелә.
Безнең төбәктә ташламалы кредитлар, грантлар, субсидияләр бирелә, кече һәм урта бизнеска җитди ярдәм күрсәтелә. Башкортстанда юллар төзелә, коммуникацияләр салына, бизнес алып бару өчен кирәкле инфраструктура төзелә. Республика җитәкчелегенең инвесторлар белән даими очрашуы, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә уздырылучы инвестиция һәм эшкуарлык сәгатьләре дә зур роль уйный.
Янә дә, Башкортстанда хезмәт сөючән халык яши. Бу факторларның үзара бәйләнеше шулай ук республикага инвестицияләр җәлеп итүгә зур өлеш кертә.
Ример НАСРЕТДИНОВ.