+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 сентябрь 2025, 08:00

Безнекеләр “ИННОПРОМ. Беларусь” халыкара күргәзмәсендә катнаша

Башкортстан делегациясенең “ИННОПРОМ. Беларусь” халыкара күргәзмәсендә катнашуы “Минск автомобиль заводы” һәм “Уфа трамвай-троллейбус заводы” җәмгыятьләре проектын үстерүнең яңа этабы булды.

Безнекеләр “ИННОПРОМ. Беларусь” халыкара күргәзмәсендә катнашаБезнекеләр “ИННОПРОМ. Беларусь” халыкара күргәзмәсендә катнаша
Безнекеләр “ИННОПРОМ. Беларусь” халыкара күргәзмәсендә катнаша
Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев эш сәфәренең башлангыч нәтиҗәләрен бәяләп хәбәр итте.

- Башкортстан делегациясенең “ИННОПРОМ. Беларусь” сәнәгать күргәзмәсендә катнашуы республикалар арасында ике яклы сәнәгать хезмәттәшлеген ныгытуның дәвам итә торган процессында мөһим вакыйга булды. Троллейбусларны бергәләп җитештерү буенча әлеге проект Русия-Беларусь инициативаларының югары дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм перспективалы булуын күрсәтә, бу безнең илләр икътисадларының алга таба үсешенә һәм интеграцияләнүенә ярдәм итә, - дип билгеләде Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас