

«Башкирэнерго» генеральный директоры, идарә рәисе Анатолий Пискунов предприятиенең планлы рәвештә яңа кулланучыларны тоташтыру өчен шартлар булдыруын билгеләп үтте.
Башкортстан Генерацияләү компаниясе генеральный директоры Тимофей Дубровский ассызыклаганча, илдә Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган энергетика җиһазларын модернизацияләүнең иң эре программасын гамәлгә ашыралар.
– Бүген без җылылык генерациясе объектларын модернизацияләү буенча хөкүмәт программасы кысаларында үткәрелгән масштаблы реконструкциядән соң Карман ГРЭСының беренче энергоблогын челтәргә кертәбез, – дип хәбәр итте Тимофей Дубровский. – Әлеге проект якындагы дистә елларга кулланучыларны өзлексез энергия белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Киләчәктә без республика территориясендәге барлык генерацияләү җайланмаларын диярлек яңартырга планлаштырабыз.
Фото: glavarb.ru