

Форумда энергетика тармагының әйдәүче экспертлары һәм эре сәнәгатьчеләр катнаша. Русиянең төрле төбәкләреннән 100 компания үзләренең алдынгы эшләнмәләрен һәм технологияләрен тәкъдим итте. Кунаклар арасында - Беларусь, Кытай һәм Казахстан делегацияләре.
Радий Хәбиров чарада катнашучыларны форум башлану белән котлады һәм уңышлы эш теләде.
- Башкортстанда илдә иң эре һәм нәтиҗәле эшләүче энергосистемаларның берсе. Ул республикабызның барлык предприятиеләре, шәһәр һәм авыл халкы ихтыяҗларын тәэмин итә, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. – Аның нәтиҗәлелеген раслау - электр энергиясен генерацияләүнең ел башыннан биш процентка үсүе. Без компанияләребезгә модернизацияләү һәм энергия системасы инфраструктурасын алга таба үстерүгә инвестицияләр җәлеп итү буенча даими тырышлыклары өчен рәхмәтле. Форумга уңышлы эш, актив һәм файдалы аралашу, мөһим уңышлар һәм нәтиҗәләр телим.
Республика Башлыгы шулай ук энергетика тармагы предприятиеләре хезмәткәрләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Форумны ачу тантанасы азагында Радий Хәбиров телекүпер режимында Карман ГРЭСының 1нче энергоблогын һәм Иглин районындагы «Алаторка» подстанциясен файдалануга тапшырды, ул «Гвардейская» подстанциясе белән бердәм энергоузелның бер өлешенә әверелде.