Андрей Назаров Дүшәнбе шәһәрендә Русиянең Таҗикстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Семен Григорьев белән очрашты. Очрашу барышында яклар сәүдә-икътисади багланышларның төп юнәлешләре, шулай ук мәдәни алмашу потенциалы һәм мәгариф өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Башкортстан Хөуүмәте Премьер-министры Илчегә республика делегациясе сәфәрен әзерләүдә һәм уздыруда һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул дәүләтара элемтәләрне ныгытуда һәм уртак проектларны һәм башлангычларны гамәлгә ашыруда дипломатик вәкиллекнең мөһим ролен ассызыклады.
- Өч дистә елдан артык вакыт эчендә Русия Федерациясе һәм Таҗикстан Республикасы арасында дәүләтара хезмәттәшлекне җайга салу буенча гаять зур эш башкарылды. Бүгенге Русия – Таҗикстан элемтәләрен, һич арттырмыйча, чын стратегик партнерлык һәм бердәмлек үрнәге дип атарга мөмкин, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров һәм Башкортстан белән Таҗикстан арасындагы төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә җентекләбрәк тукталды.
1998 елда Башкортстан Хөкүмәте һәм Таҗикстан Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү төзелә. 2011 елда Уфада Таҗикстанның Генераль консуллыгы ачылды. Республика хакимияте Генераль консул Темур Рәхимов белән төрле юнәлешләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
- Гомумән алганда, Башкортстан 110нан артык ил белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә тора. Таҗикстан әлегә безнең тышкы сәүдә әйләнешендә 15нче урынны били. Монда үзара товар әйләнешен үстерү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен зур потенциал һәм мөмкинлекләр бар. Преференциаль территорияләр резидентлары сыйфатында Таҗикстан эшкуарларын җәлеп итү перспективалы булып тора. Республикада 5 алгарышлы үсеш территориясе, 12 индустриаль һәм 19 технопарк, «Алга» махсус икътисади зонасы эшли. Хәзер Дүшәнбе шәһәрендә Русия-Таҗикстан индустриаль паркын булдыру буенча уртак эш алып барабыз. Бу процесста турыдан-туры Башкортстанның Үсеш корпорациясе катнаша, - диде Премьер-министр.
Башкортстан предприятиеләре Таҗикстан компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә, бигрәк тә химия, нефть химиясе һәм урман эшкәртү продукциясен китерү өлкәсендә. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, туризм өлкәсендә Таҗикстан партнерлары белән хезмәттәшлек күләмен арттырырга әзер.
Андрей Назаров гуманитар хезмәттәшлек, югары уку йортлары арасындагы багланышлар турында сөйләде. Башкортстан университетларында Таҗикстаннан якынча 1,5 мең студент белем ала.
Яклар хезмәттәшлекне тирәнәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышуны дәвам итәргә килеште һәм якын киләчәктә конкрет нәтиҗәләргә ирешүгә ышаныч белдерде.