

Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова быел төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге трассаларны ремонтлау планнарының үтәлеше турында сөйләде. Ел башыннан Башкортстанда гомум озынлыгы 150 километр булган 56 төбәк һәм муниципальара трасса участогы ремонтланган. «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында юл төзү-ремонтлау сезоны ахырына кадәр тагын 350 километр юлны тәртипкә китерергә планлаштыралар.
Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүнең автоматик комплекслары эшен карады. Республика территориясендә барлыгы шундый 1877 объект урнаштырылган, шуларның 384е – Уфа территориясендә. Аларның саны буенча Башкортстан Русиядә өченче урында.
Юл мәсьәләсе оператив киңәшмәдә дә каралды. Күперләрне ремонтлау буенча Өршәк, Кармасан, Саярыш һәм Күәш елгалары аша дүрт объектта эшләр төгәлләнгән. Тагын җидесен киләсе елның беренче кварталында кулланылышка кертергә планлаштыралар.
Төбәктә юл буе сервисын үстерү мәсьәләләре Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә район һәм шәһәр хакимияте башлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашлыгында үткән киңәшмәдә каралды.
— Узган 9 айда республика автомобиль юллары буенда 129 сервис объекты төзелде. Инвестицияләрнең гомум күләме 1,8 миллиард сумнан артып китте, - диде Премьер-министр.
Фото: glavarb.ru