+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 октябрь 2025, 15:19

"Битум" компаниясенең яңа резервуар паркы ачылды

Бүген Салаватка эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юл битумнары җитештерүче «Битум» мәйданчыгында булды.

"Битум" компаниясенең яңа резервуар паркы ачылды"Битум" компаниясенең яңа резервуар паркы ачылды
"Битум" компаниясенең яңа резервуар паркы ачылды

Компанияне гамәлгә куючы Дмитрий Донцов белән бергә төбәк җитәкчесе 60 мең тонна чимал саклау өчен яңа резерв паркын ачу тантанасында катнашты. Әйткәндәй, 2017 елдан «Битум» компаниясе җитештерүне үстерүгә 2,4 миллиард сумнан артык акча салган.

Башкортстан Башлыгы предприятие коллективын җитештерү куәтләрен арттыру буенча күләмле инвестпроектның чираттагы этабы тәмамлану белән котлады һәм хезмәт алдынгыларына республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

– Илебез һәм республикабыз үсешенең катлаулы чорында яңа производстволар ачылуы сөендерә. Бу бик мөһим, - диде Радий Хәбиров. - «Битум» компаниясе җитәкчелегенә инвестиция программасын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт. Предприятие коллективына иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим. Бернигә дә карамастан, без үсәчәкбез!

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас