+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 октябрь 2025, 13:55

Радий Хәбиров Салават эшкуарлары белән очрашты

15 октябрьдә Салаватта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең бизнес вәкилләре белән очрашты. Төбәк җитәкчесе эшкуарлар белән аралашты һәм аларны борчыган сорауларга җавап бирде.

Радий Хәбиров Салават эшкуарлары белән очраштыРадий Хәбиров Салават эшкуарлары белән очрашты
Радий Хәбиров Салават эшкуарлары белән очрашты
Республика Башлыгы үзенең кереш сүзендә нәтиҗәле икътисади сәясәтне гамәлгә ашыру өчен эшкуарлар белән турыдан-туры диалогның мөһимлеген билгеләп үтте.

- Без даими рәвештә бөтен республика буенча эшкуарлар белән очрашулар уздырабыз. Алар формаль булмаган характерда, - диде Радий Хәбиров. - Аралашуның төп максаты – власть органнары һәм муниципаль хакимиятләр белән үзара хезмәттәшлекнең ни дәрәҗәдә уңайлы төзелүен, дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары нәтиҗәлеме-юкмы икәнлеген аңлау. Әгәр дә сез безгә эшкуарлык проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итә алганыбызны күрсәтсәгез, мин рәхмәтле булачакмын. Барлык ирешелгән килешүләрне без аларны мәҗбүри үтәү өчен йомгаклау протоколында теркәячәкбез.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектларының үсеше саклана, моңа ярдәм чараларының киң даирәсе дә ярдәм итә. Шул ук вакытта бүгенге мәсьәләләр илдәге гомум икътисади хәлдә чагыла.

Очрашуда катнашучылар эшкуарларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты. Аерым алганда, кымыз җитештерүчеләр җиһазлар сатып алуны субсидияләү шартлары белән кызыксынды.

Республика Башлыгы, шулай ук, «Алга» махсус икътисади зонасы үсеше турында сөйләде һәм эшкуарларны, преференцияләр алып, аның резидентлары булырга чакырды.

Очрашуда салым ташламалары куллану, бизнес алып бару өчен муниципаль һәм дәүләт милкен файдалану, мебель кластерын һәм спорт инфраструктурасын үстерү, шулай ук кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чара азагында Радий Хәбиров бизнес вәкилләренә эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт белдерде һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас