+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 октябрь 2025, 06:22

Уфада Русия сәнәгать Форумы узачак

12-14 ноябрьдә Уфада узачак Русия сәнәгать форумында илнең технологик үсеше нигезләре турында фикер алышачаклар, дип хәбәр итә республика Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Уфада Русия сәнәгать Форумы узачакУфада Русия сәнәгать Форумы узачак
Уфада Русия сәнәгать Форумы узачак
Форум кысаларында «Машина төзү», «Металл эшкәртү» һәм «Уфаның инновацион потенциалы» махсуслаштырылган күргәзмәләре дә булачак. Быел аларда Русиянең 15 төбәгеннән 80 компания катнашачак, аларның 45 проценты беренче тапкыр катнаша.

Экспозиция тармакның бөтен спектрын үз эченә ала: металл эшкәртү җайланмалары, инструментлар һәм җиһазлар; сәнәгать роботлары, контроль-үлчәү машиналары һәм приборлары; станок җиһазлары, эретеп ябыштыру һәм лазер җайланмалары, металл эшкәртү, машина төзелеше өчен җайланмалар һәм башкалар.

Эшлекле программада Русия, Беларусь, Казахстан һәм Кыргызстаннан 200 федераль һәм төбәк экспертлары катнашлыгында 32 чара уздыру көтелә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас